Көмеш кыңгырау

Кеше нигә туган телен оныта? (Сораштыру)

Газетабызның даими хәбәрчеләренә “Кеше ни өчен туган телен оныта? Туган телләрне саклау өчен, синеңчә, нишләргә кирәк?” дигән сораулар биргән идек. Җавапларның кайберләре белән танышып китегез әле. Һәм нәтиҗәләр дә ясагыз.

“Кеше туган телен оныта дип әйтә алмыйм, ул аны я белә, я белми. Ә белер өчен әллә ни кирәкми, бары тик әти-әнисенең үз ана телендә тәрбия бирүе, бишек җырлары белән көйләп үстерүе, халкының милли гореф-гадәтләре, йолаларына таянып үстерүе шарт. Үз телен, үз милләтен яраткан кеше туган телен онытмый. Башка телне өйрәнергә дә атлыгып тора. Чөнки “телләр белгән - илләр гизгән” дигән мәкале дә бар бит.

Ә үзебезнең туган телебезне - татар телен саклар өчен әллә ни зур эшләр башкарудан тыш - бары тик сөйләшергә кирәк. Әдәби китаплар уку, гәҗит-журналлар белән танышып бару, татарча тапшырулар карау - сөйләм телебезне тагы да камилрәк итә. Иң мөһиме: әби-бабай, әти-әни тәрбиясе. Өйдә аралашу булмаса, әллә нинди зур уңышларга ирешү мөмкин түгел дип саныйм.

Үз яшьтәшләремә дә татар булуыбыз белән горурланырга, татарча сөйләшүдән оялмаска кирәк дип киңәш бирер идем”.

Исламия Халикова, Казан шәһәре.

“Хәзерге вакытта бит инде яшьләр русча сөйләшәләр, бу телдә сөйләшү модада дип уйлыйлар. Һәм үзенең дусларына, яшьтәшләренә карап, икенче бер бала да русча сөйләшә башлый. Шулай итеп, ул хәзер гаиләсе белән дә, мәктәптә дуслары белән дә русча аралаша башлый. Үзебезнең туган телне оныта. Минем фикеремчә, телне саклап калу өчен күбрәк шул  телдә чаралар, кичәләр үткәрергә кирәк. Кечкенә генә конкурслар да оештырып була, мәсәлән, кем бер атна яки ай эчендә күбрәк туган телдә язылган китап укый. Шулай ук әти-әниләр дә үзләренең балалары белән туган телдә сөйләшсәләр, яшьләр бу телне онытмас иделәр, дип уйлыйм.”

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы.

“Минемчә, кеше туган телен интернет аркасында оныта, заманча булсын дип һәрбер кеше шул юлдан китә. Шулай ук катнаш никахлар да гаепле дип уйлыйм. Чөнки ике төрле милләт кушыла. Трендка кереп китте дип тә әйтә алам. Хәзер бит туган телебез турында тапшырулар да аз, мероприятияләр дә. Татар телебез сүзләре искерә бара. Безнең көй-моңларыбызны, туган телебезне киләсе буынга тапшыруны без уйламыйбыз да.

Туган телне онытмас өчен, күбрәк кичәләр уздырырга, татар телебездә күбрәк аралашырга гына кирәк. Һәм күп куллана торган программаларны татарчага күчерергә, мин менә шулай эшләдем дә инде.”

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы.

“Чыннан да, кеше шул телдә аралашып торса гына телен онытмый. Мин башлангыч класска килгәч, мәктәптә гел русча гына сөйләшәләр иде. Шуннан соң мин хәтта өйдә дә русча сөйләмгә күчәсе идем, бары тик әти һәм әни генә мине бу хәлдән туктатып калдылар. Туган телләрне саклау өчен, бик күп төрле конкурслар, ярышлар ярдәм итәр дип уйлыйм. Минем туганнар арасында балаларына үз телендә сөйләшергә мәҗбүр итмәгәннәре дә бар.”

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: