Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казаннан ике укучы информатика буенча Халыкара олимпиадада катнашачак

Информатика буенча 35 нче Халыкара олимпиада 28нче августтан 4нче сентябрьгә кадәр Венгриядә узачак.

Информатика буенча 35 нче Халыкара олимпиада 28нче августтан 4нче сентябрьгә кадәр Венгриядә узачак. Һәр илне милли сайлап алулар турында җиңгән дүрт укучы тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Олимпиада ике турны үз эченә ала, һәркайсына бишәр сәгать бирелә. Катнашучылар шушы вакыт аралыгында өч алгоритмик мәсьәләне чишәргә һәм программалаштырырга тиеш.

Россиянең җыелма командасы составы:

  • Гимран Абдуллин, 2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре;
  • Иван Пискарев, 2086 нчы мәктәп, Мәскәү шәһәре;
  • Валерий Родионов, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее, Казан шәһәре;
  • Антон Степанов, В. Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицее, Мәскәү шәһәре.

Җыелма команданың җитәкчеләре ИТМО милли тикшеренү университетының мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру факультеты доценты Андрей Станкевич, Мәскәү физик-техник институтының (Милли Тикшеренү Университеты) ИТ-белем бирүне үстерү үзәге директоры Алексей Малеев.

Белешмә
Информатика буенча Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Соңгы елларда ярышларда дөньяның 90нан артык иленнән мәктәп укучылары катнашты. 2022 елда Россия җыелма командасы өч алтын һәм 1 көмеш медаль яулады.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев