Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казаннан Эллина Агъмалова - испан теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры

Бәйгедә Россиянең 35 төбәгеннән 105 укучы катнашты.

 

25-29 март көннәрендә Мәскәү дәүләт лингвистика университетында испан теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары узды.

Бәйгедә Россиянең 35 төбәгеннән 105 укучы катнашты. Катнашучылар биш көн дәвамында иң яхшылар исемен алу  өчен көрәште. Беренче (язмача) турда катнашучылар лексика, грамматика  буенча биремнәрне үтәделәр, чит телне ни дәрәҗәдә белүләрен иҗади биремдә  күрсәттеләр. Испан  теле олимпиадасының икенче (телдән) туры үз фикереңне  төрле темаларга белдерүгә  юнәлдерелгән иде.

Татарстан Республикасыннан төбәк этабында җиңүче - Агъмалова Эллина Илдар кызы, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы «Гармония» 20 нче гимназиясе 10 нчы сыйныф укучысы тзкъдим итте  һәм 2024 елда испан теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2293228.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев