Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак

Гастрольләр 5 апрельдә бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият — «Тайна замка на холме» спектакле (6+) белән ачылачак.

Кунаклар дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А. М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак. Гастрольләр, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп, «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан, уздырыла.

Өч көн дәвамында татарстанлыларга дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә танылу алган спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

Гастрольләр 5 апрельдә (11:00, 13:00) бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият — «Тайна замка на холме» спектакле (авторы — Т.Казнов, режиссеры — Тимур Казнов, 6+) белән ачылачак.

5 апрель 18:30да А.Цагарели пьесасы буенча «Ханума» музыкаль комедиясе (режиссеры — Александр Кладько, (12+). Хакас актерлары тарафыннан уйнала торган грузин комедиясе — театрның визит карточкасы. Спектакль 2010 елның мартында сәхнәләштерелгән, шул вакыттан бирле театрның даими репертуарыннан төшми.

6 апрель 17:00дә «Мастер и Маргарита» фантастик романы (М.А.Булгаков романы буенча, режиссеры — Т.Казнов, 14+) тәкъдим ителәчәк. Искәртеп узыйк, спектакль 2023 елда Хакасиянең иң шау-шулы премьерасына әйләнгән, ММЧда киң резонанс алган, профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә зур кызыксыну тудырган.

Гастрольләр 7 апрельдә 17.00дә «Хуу инейнiң тöллерi» («Мелодия коралловых бус») спектакле (авторы — Т.Майнагашев, режиссеры — Хакасия Республикасының халык артисты, Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев, 12+) белән тәмамлана. Әлеге сәхнә проекты «Алтын Арығ» героик эпосы мотивлары буенча хакас телендә куелган (рус теленә синхрон тәрҗемә булачак). «Алтын Арығ» героик эпосы — хакасларның халык авыз иҗатының иң яхшы әсәрләренең берсе. Әлеге эпос дан казанган халык батырларының өч буыны турында сөйли, аларның Алтын Арығ исемлесе туган җире халкының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшә.

«Хууинейнiңтӧллерi» («Мелодия коралловых бус») спектаклендә тамашачылар хакас каһарманының һәм аның батырлыгының яңача гәүдәләнешен күрә алачак. Үзеңнең туган җиреңә тугры калу, бердәмлек идеясе хакас халкының барлык риваятьләрендә дә чагылыш таба. Һәр халык өчен, туган җирне саклаучы, яклаучы Алтын Арығ кебек, үз герое хас. Әлеге проект 2022 елда Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искәртеп узыйк, Зур гастрольләр афишасына ике театраль сезон премьералары кергән. Алар — Хакасия Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында (ММЧ) киң резонанс алган, халыкара театр фестивальләрендә һәм эшлекле очрашуларда зур бәя бирелгән иң яхшы постановкалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев