Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Ачык ишек

Казанда «Сөмбелә» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узачак

Бәйрәм Казанның Иске Татар бистәсендә оештырыла.

Иске Татар бистәсендә «Сөмбелә» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узачак.

Әүвәлге заманда елның сихри фасылында – көн белән төн тигезләшкән мәлдә, амбарларга ашлык җыеп алынганнан соң татар халкы уңыш бәйрәме – Сөмбеләне үткәргән.

Быел ул Казанда 30нчы сентябрь көнне уздырыла. Бу хакта Казан мэриясенең телеграм каналы хәбәр итә.

Бәйрәм Иске Татар бистәсенең Зәйни Солтан скверында - Ш.Мәрҗани мәчете янәшәсендәге сәхнәдә үтәчәк. Башлана 13.00 сәгатьтә. Чара театральләштерелгән тамаша рәвешендә җыр-моң белән үрелеп барачак.

Кичә ахырында бәйрәмгә җыелган халык белән җырлы әйлән-бәйлән оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев