Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда легендар очучы Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмә 13нче ноябрьгә кадәр эшли. Аны Пушкин картасы белән дә карап була.

Күргәзмә очучыга СССР Герое дигән исем бирелүгә 65 ел тулу уңаеннан ачылды.

Девятаев үзе сугышка кадәр Румыниядән алып кайткан җәйге күн куртка, аның күн тышлыклы планшеты, фуражкасы, елга капитаны кителе (Михаил Девятаев сугыштан соң Казан флоты капитаны булып эшли), шулай ук очучы хәрби очышлар ясаган самолетларның модельләре – боларның барысын да Казан Кремлендә оештырылган күргәзмәдә очратырга мөмкин.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында Михаил Девятаевның улы Александр һәм аның дистәгә якын оныклары һәм оныкчыклары бар иде. Күргәзмә «Жизнь как подвиг» дип атала һәм Бөек Ватан сугышының музей-мемориалында 13нче ноябрьгә кадәр эшли. Аны Пушкин картасы белән дә карап була.

Александр Девятаев әтисе исемендәге фонд булдырган, шулай ук авиациягә һәм Казанның елга портына багышланган проектлар әзерли. 

https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев