Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы темасына рәсем ясарга була

Пленэрга теләсә нинди яшьтәге кешеләр кушыла ала, рәсем ясау осталыгы да мөһим түгел.

17нче августта Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы темасына бөтенроссия пленэры була. Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарга кушыла һәм үз рәсемнәрен ясый ала.

Әлеге чарада катнашучыларга күренекле сәнгать эшлеклеләре, ә нәкъ менә Россия сәнгать академиясе вәкилләре, халык һәм атказанган рәссамнар, Татарстан һәм илнең иҗади берлекләре әгъзалары ярдәм итәчәк. Алар картиналар ясауда иҗади тәкъдимнәре белән уртаклашудан тыш, катнашучыларга бөек рәссамнар турында да сөйләячәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашырга теләгән кешеләргә үзләре белән кәгазь, буяу һәм пумала, кәгазь, урындык, этюдникны ныгыту өчен папка яки планшет алырга кирәк. Пленэрга теләсә нинди яшьтәге кешеләр кушыла ала, шул ук вакытта рәсем ясау осталыгы мөһим түгел.

Чара 9:30 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә башлана. Катнашучыларны дин белгече һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында көтәчәкләр.

Шуннан соң катнашучыларның этюдлары белән каталог чыгачак, аны тарихчылар үз комментарийлары белән тулыландырырга җыена. Каталог Россия сәнгать академиясендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук Казан, Чабаксар, Симферополь, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм илнең башка шәһәрләрендә күргәзмәләр оештырылачак.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев