Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Казан утлары» журналы «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби әсәрләр бәйгесе игълан итә

Бәйгедә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары катнаша ала.

2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан «Казан утлары» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби бәйгесен игълан итә.

Ул мәгърифәт нуры таратучы, балаларга аң-белем, тәрбия бирүче укытучыларга, мөгаллимнәргә, татар халкының милли мәгариф тарихына, мәктәп тормышына багышлана. 
Бәйге 2023 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр бер турда үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм 
бүләкләү – 2023 елның 18 декабрендә.

Әсәрләр татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми. 


Бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә 
флеш-картада китереп бирә ала. Шунда ук катнашучылар үзләре турында кыскача мәгълүмат, фото һәм «Казан утлары»на 2023 елның 1 нче яки 2 нче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.  

Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралган. «Повесть» һәм  «Хикәя» номинацияләрендә катнашкан 
иң яхшы әсәрләр – журналда,  «Шигырь» номинациясенә килгән әсәрләр журнал сайтында дөнья күрәчәк. Бәйге йомгаклары турындагы мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. 

Тулырак: https://kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев