Казан укучысы һөнәри осталык Чемпионатының милли финалында ярыша
Казанның 187нче күппрофильле лицее укучысы Хәбибуллин Илсаф һөнәри осталык Чемпионатының милли финалында Казан исеменнән чыгыш ясаячак.
Бу хакта Татмедиа мәгълүмат агентлыгының телеграм каналы хәбәр итә.
Илсаф «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча чыгыш ясый.
Иван Федоров исемендәге Мәскәү нәшрият-полиграфия көллиятендә Чемпионатының ачылышы булды, ул 28нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чемпионатта Татарстан, Новосибирск, Мәскәү, Саратов һәм Уфадан биш катнашучы ярышачак.
Казан исеменнән 187 нче күппрофильле лицей укучысы Хәбибуллин Илсаф чыгыш ясый, ул чемпионатның йомгаклау өлешендә күп баллар җыеп, «Полиграфия технологияләре» (юниорлар) компетенциясе буенча милли финалда катнашу мөмкинлегенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев