Казан татар театрларында премьералар гөрли
К.Тинчурин, Г. Камал һәм Г.Кариев исемендәге театрлар тамашачыларга нинди премьералар әзерли?
К.Тинчурин театрының бу сезонда беренче премьерасы мәхәббәт турында. Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваять 5нче сентябрьдә күрсәтелде. Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карап була.
Г.Камал театры үзенең премьераларын - «Көл», «Дуслар җыелган җирдә», «Рәшә» һәм хит булган «Ситсы туй»ны тамашачыга күрсәтүен дәвам итә. Шулай ук бу сезонда «Тапшырылган хатлар» спектакле көтелә.
Яшь тамашачы өчен Г.Кариев театрында шулай ук премьералар бихисап. Бу сезонны алар «Тау битендә Сабантуй» яңа спектакле белән ачып җибәрде.
Чыганак https://t.me/kzn_official_tat
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев/ архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
1
0
«Ситсы туй»ны карыйсы килә менә!
0
0