Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан Кремлендә театраль халык перфомансы узачак

Перфоманста Казан шәһәре халкы һәм кунаклары катнашачак.

19 июль көнне 19:00 сәгатьтә Казан Кремле ишегалдында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале һәм «Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе кысаларында театраль халык перфомансы узачак. Перфоманста Казан шәһәре халкы һәм кунаклары катнашачак.

Перфоманс барышында ике төрле мода күрсәтү була. Катнашучылар Г.Камал исемендәге театр артистлары киемнәрен яки үз милли костюмнарын киеп, Казан Кремле ишегалдындагы импровизацияләнгән подиум буенча узачаклар. Катнашучыларны сайлап алу чараны оештыручыларның һәм партнерларының социаль челтәрләрендә уздырылды. 

Оештыручылар «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл» спектакльләреннән кечкенә күренешләр күрсәтәчәк. Чара «Алпар» татар этно-музыкаль төркеме чыгышы белән үрелеп барачак.

Перфомансны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсцентр», «Миллиард татар» проекты. Чараның партнеры – «Наследие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

https://mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев