Реклама
10 сентябрьдә Казанның Җиңү паркында «Балалар авиациясе-2022» авиамодель спорты буенча ачык ярышлар узачак.
Стартлар F5D модельләренең радиоидарә ителә торган модельләре классында узачак. Шәхси беренчелектә балалар ике яшь категориясендә: кече (14 яшькә кадәр) һәм өлкән (15 яшьтән 18 яшькә кадәр) көч сынашачаклар.
Команда зачетлары гомуми яшь төркемендә узачак.
Ярышларга теркәлү 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен заявка тутырырга һәм аны почтага җибәрергә кирәк: yml@tpidea.ru, дип хәбәр итә оештыручы - "Идея" технопаркы.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2109937.htm
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз