Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камал театры балаларны театраль мастер-классларга чакыра

19-30 июнь көннәрендә балаларны театр дөньясына 10 көнлек мавыктыргыч сәяхәт көтә.

Шәрык клубы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры белән берлектә "КЕЧТҮК" балалар өчен театраль мастер-класслар уздырачак. 19-30 июнь көннәрендә балаларны театр дөньясына 10 көнлек мавыктыргыч сәяхәт көтә. Һәр көн аерым темага багышланачак: Актер, Рәссам, Режиссер, Драматург, Грим, Бию һәм башка юнәлешләр. Шулай ук, бу көннәр сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, макет ясау буенча мастер-классларга һәм спектакль чыгаруда зур өлеш кертүче шәхесләр белән очрашуларга бай булачак. Монда балалар уен формасында кызыклы тарихлар сөйләргә өйрәнеп, импровизация осталыгын үзләштерерәчәк. Дикция һәм артикуляция буенча да тренинглар узачаклар.  Театр ничек һәм кайчан туган? Аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Бу сорауларга да җавап табачаклар. Камал театры артистлары сәхнә серләре белән уртаклашыр. Татар халкының милли традицияләре һәм йолалары да игьтибарсыз калмаячак. Ә 28 июньдә Шәрык клубы ишегалдында кечкенә генә Сабантуй үтәчәк. Ашыгыгыз, урыннар саны чикле. Бәясе һәм башка сораулар буенча: 89393061812 - Таңсылу, 89375853150 - Гөлдания, (843) 200 12 37 номерларына шалтыратуыгыз сорала.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=40874 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев