Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Юллар да җанланды...

Табигать белән бергә юллар да җанлана башлады. Яшь юл хәрәкәте отрядларында да — кызу эш өсте.

Дуслар, сизәсезме, көләч яз җитүгә, бөтен дөнья уянды. Табигать белән бергә юллар да җанлана башлады. Яшь юл хәрәкәте отрядларында да — кызу эш өсте. 25-29нчы мартта Чаллыда «Хәвефсез тәгәрмәч» республика бәйгесенең районнар этабы шау-гөр килеп узды. 

14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең бүлек мөдире, «Хәвефсез тәгәрмәч» шәһәр программасы җитәкчесе Сәйфуллина Гөлкәй Фәрит кызы бал корты кебек бу язгы көннәрдә. 
— Яшь юл инспекторлары бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр. Анда 9-11 яшьлек балалар көч сынашты. Алар велосипедта фигуралы йөреп күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча 12 сорауга язмача җавап бирделәр, велосипед төзелешен аңлаттылар. Махсус картада дөрес итеп «Өйгә имин юл» дигән хәвефсез маршрут төзеделәр, махсус тактада юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм дөрес йөрүчеләрне ачыкладылар.

Бәйге шартлары буенча, һәр хата өчен 10 секунд өстәлә. Кемнәр иң аз вакыт сарыф итә, шулар җиңүче була. Нәтиҗәдә, 30нчы, 57нче, 41нче, 46нчы, 38нче, 19нчы, 61нче, 39нчы, 21нче, 12нче мәктәп, 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге, 1нче шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗат сарае отрядлары бәйгенең шәһәр этабына үттеләр. Шәһәркүләм бәйгедә җиңүчеләрне республика бәйгесе көтә. Яңадан-яңа үрләр, хәерле имин юллар! — диде ул.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев