Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Юл кагыйдәләрен иң яхшы белүчене смартфон көтә

Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белсәң, сине бик шәп бүләк — смартфон көтә, дустым!

Исеңә төшерәбез: республикабызда 5-11нче сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге бара. Аны ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Бәйге «Мин — мәктәп укучысы» («Я — школьник») мобиль кушымтасы базасында үткәрелә. Викторина сораулары ике атна дәвамында "история«ләрдә күренеп бара.

Шулай ук катнашучыларга «Бөтен гаиләбез белән юл хәрәкәте иминлеге өчен» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видео кушымтаның «Конкурслар» бүлегенә җибәрелә.

30нчы июньгә кадәр барлык шартларны үтәгән катнашучылар смартфон отарга мөмкин. Җиңүчеләр ике категориядә — 5-8нче һәм 9-11нче сыйныф укучылары арасында билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев