Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәскәү дәүләт университеты профессоры белән истәлекле очрашу

«Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат абый Сабитов белән очрашу кичәсе булды» дип яза безгә Кукмара районы Пычак урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Бареева Ралинә.

Безнең авыл китапханәсе бик матур һәм бай. Җәй көне дә анда теләп йөрибез. Уку программасы буенча китаплар алып укыйбыз, өстәл уеннары уйныйбыз. Китапханәдә төрле чаралар да еш уздырыла.  

Күптән түгел математика, физика фәннәре галиме, профессор Иҗат абый Сабитов белән очрашу кичәсе үткәрелде. Аның нәсел тамырлары безнең Әсән-Елга авылына килеп тоташа икән. Ул үзенең бабаларының туган җирен күрергә кайткан.

Иҗат абый өлкән яшьтә булуына карамастан, Мәскәү дәүләт университетында укыта, күп телләр белә. Ә иң сокландырганы – ул балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр иҗат итә икән. Туган тел турында язган шигырен безгә  дә укып күрсәтте. Туган телебезне саклау гына аз, аны үстерергә кирәк, дип әйтте. Без дә үз чиратыбызда аның шигырьләрен сөйләдек, әкиятләрен укыдык. Очрашу бик күңелле булды. 
Кукмара районы Пычак урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Бареева Ралинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев