Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе 26нчы апрельдә узачак

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе быел алтынчы мәртәбә уза.

 

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе быел алтынчы мәртәбә 26 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бөек Ватан сугышы тарихын белү буенча тест бөтен Россия һәм чит илләрдә үткәрелә.

 

Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышланачак.

«Җиңү диктанты» акциясенә теләгән һәркем яшенә карамастан катнаша ала.

Диктант мәйданчыклары Россиянең барлык 89 төбәгендә, шулай ук 50 чит илдә ачылачак. Диктант сораулары инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителәчәк. Мәскәүдә акциянең үзәк мәйданчыгы гадәттәгечә Поклонная тавында урнашкан Җиңү музее булачак. Диктантка әзерләнү өчен оештыручылар сигез федераль округта ачык лектория планлаштырганнар. Моннан тыш, мультимедиа күргәзмәләре һәм цифрлы экскурсияләр эшләячәк.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев