Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

InnoCTF Junior укучылар өчен компьютер куркынычсызлыгы буенча команда турнирына теркәлү ачылды

5әр кешедән торган командаларга тупланып, 9-11 сыйныф укучылары 30 сентябрьгә кадәр гариза бирә ала. Турнирның барлык этаплары 1-30 октябрьдә узачак.

Сайлап алу онлайн этабы 1-2 октябрьдә CTF task-based уен форматында узачак. 

Командалар мәгълүмат куркынычсызлыгының төп категорияләреннән биремнәр — ОС администрациясе, криптография, челтәр трафигын анализлау һ.б. үтәячәк.

Катнашучыларга «флаглар» — парольләр, керү мөмкинлеге, шифрланган мәгълүматны анализлап, файллар, кушымталар һәм сайтлар табарга туры киләчәк.

Ярдәм өчен кирәкле файл яисә нинди дә булса ресурс һәм категориягә сылтама биреләчәк, ә бу исә проблеманы хәл итү өчен нинди белемнәр һәм инструментлар кирәк булачагын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Катнашучылар өчен кулланыла торган программалаштыру телләрендә һәм инструментларда чикләү юк.

Биремнәр Иннополис Университеты методистлары тарафыннан партнер-компанияләр белгечләре белән эшләнде. Нәтиҗәләрбуенча иң яхшы дип табылган 10 команда финалга чакырыла.

Йомгаклау этабы 28-30 октябрьдә Иннополис Университетында узачак. Төп ярышлардан тыш, программада кибер куркынычсызлыкның актуаль проблемаларына багышланган оештыручыларның һәм чакырылган экспертларның мастцияләре һәм мастер-класслары булачак.

Теркәлү — innoctf.com/junior/2022

mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев