Һиндстанда яшәп кайткан имам
Мөслим районы Вәрәшбаш авылында имам вазыйфаларын башкаручы Сәхипҗан абыйның тормыш юлы бик кызыклы. Бу хакта безгә Миләүшә ханым Хәсәнова язып җибәрде.
Совет чорында елый-елый һинд киноларын караган кешеләр, Һиндстан дигән илнең нинди икәнен күзалдына китерәдер. Матур табигать, күңелне ертып керерлек көй, сокландыргыч биюләр: болар барысы да кинода күргән искиткеч гүзәллек. “Кайда син юк, шунда рәхәт” – дигән әйтем дә борынгылар авызыннан юкка гына килеп чыкмагандыр. Үз күзләрең белән күреп, үз колакларын ишетеп, үз кулларын белән тотып, үз аякларың белән таптап карасаң гына, әйбернең ниндилеген тоясыңдыр ул. Заманында нинди матурлык дип, сокланып утырган Һиндстан җире дә, баксаң, искитмәле түгел икән, моны безгә авылыбыз имамы Сәхипҗан абый сөйләде.
“Мин күрше Минзәлә районы Имәнле авылында туып үстем. 7 классны тәмамлагач, авылда тракторист булып эшли башладым. Аннан йөк машинасына утырттылар. Анда икмәк ташу кебек, төрле хезмәтләр куйдым. 18 яшемдә армиягә алынып, 3 ел Польшада тиешле армия хезмәтен куйдым. 2 елга контракт белән калып, өлкән сержант булып йөрдем. Польшадагы концлагерьдагы солдатларны экскурсиягә алып бара идем.
Армиядән кайткач, Әлмәттәге “Буровой кадрлар әзерләү” училищесын тәмамладым. Нефтяник булып эшли башладым. Эш урыныннан командировкага кандидатура итеп, Кубага мине курсәткәннәр. Миннән: “Барасыңмы?” – диделәр. Мин исә, балалар дөнья күрер, белем алырлар дип, риза булдым. Ләкин чакыру Кубага килмәде, ә Һиндстанга булып чыкты. Шулай итеп, 1985 нче елда без гаиләбез белән Һиндстанга киттек. Мин анда 32 тонналы КРАЗ-257 дигән машинада машинист булып эшләдем. Җир астындагы трубаларны сүрәтеп чыгарып, төзәтеп, кире төшерү белән шөгыльләндек. Бу “Скважиналарга капиталь ремонт” дип атала иде. Шулай ук, нефть өлкәсендә эшчәнлек буенча, андагы индусларга дәресләр уздыра идем.
Һиндстанда бае бик бай яши, йортлары ике-өч катлы. Беренче этажында шәхси хастаханәсе бар, шунда ук авыруларны дәвалый. Ятып дәвалана торган урыннары да бар. Ә калган катларында үзләре гаиләләре белән яшиләр.
Беренче карашка андагы мәхшәрне күреп шаккаткан идем, хәтта: “Мин монда яши алырмын микән?” – дип шикләнә үк башладым. Чөнки умарта корты оясында ничек гөжләсә, монда халык та шулай иде. Җирдә сыер ята, аны куып җибәрүче юк, маймыллар утыра, аларны хәтта урап узалар. Урам тулы бала-чага, өсләрендә җүнле-рәтле кием дә юк, җитмәсә кулларын сузып, ашарга ипи, акча сорыйлар. Берәр әйбер бирсәң, бик шатланалар инде.
Хатын-кызлар бар нәрсәне башларына куеп ташыйлар, ул сумы, измәме, балчыкмы, коммы – бөтенесе башта. Югыйсә, урамда кран да бар, халыкка эш булсын дип, шулай кыланалар. Җирләрен зур-зур үгезләр җигеп эшкәртәләр, анда дөге чәчеп үстерәләр, гомумән алганда халык эшсез тормый.
Анда күпдинлелек. Бер өлеше сыерларга, маймылларга, сыннарга табына. Мәсәлән, алда әйтеп киткән басуда җир сөрүче үгезләр, басуда авырып егылалар икән, аларга тиюче юк. Икешәр көн үлә алмыйча интегеп ятсалар яталар, ләкин аларны чалмыйлар. Соңыннан гриф дигән кошлар килеп, ашап бетерәләр инде. Мөселман дине тотучылар да бар. Динне бик хөрмәт итәләр, биш вакыт намазны эштә дә калдырмыйлар. Телевизор карамыйлар, Гает вакытында гына ачып, азан тыңлыйлар да, кире кара чүпрәк ябып куя иделәр. Ел буена телевизор шул килеш тора. Изге Рамазан айларында ураза тоталар. Ураза бәйрәмнәрен, Корбан чалу бәйрәмнәрен зурлап билгеләр узалар. Гореф-гадәтләргә килгәндә, үз бәйрәмнәре бар инде, бик биек итеп ясалган карачкыларны яндырып, шуның тирәли җырлап-биеп йөриләр. Анда урманнар юк, утын юк, шуңа күрә дә кеше үлгәч, аны күмү бик зур проблема булып торган. Байлар гына мәетләрен яндырып, көлен җиргә күмә алалар иде. Ә хәерче халык нишләткәндер, әйтә алмыйм.
Үз туган җирең бик кадерле инде ул. Монда синең гаиләң, әтиең-әниең, кендек каның тамган туфрак. Шуңа күрә дә туган якка кайткач, бер дә авырлык кичермәдек. Безнең гаиләдә элек-электән үк бик дини кешеләр иде. Мин яшьтән үк намаз укыдым, дини китаплар белән танышып бардым. Дини йолаларны үтәдем. Вәрәшбашка кайтып төпләнгәч тә, авыл халкы бик җылы кабул итте, 2004 нче елда авылның имамы итеп билгеләде. Аллага шөкер, авылыбызда мәдрәсә, мәчет эшли. Халык теләп йөри, бабайлар җомга намазын калдырмыйлар, мәдрәсәләрдә укулар атна буена дәвам итә....”
Авылыбыз имамы Сәхипҗан абыйга без зур рәхмәтле. Чөнки ул авыбызга иман нуры иңдерүче, авылыбызны азан тавышы белән моңландыручыбыз. Дини бәйрәмнәрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп оештыра белә, киңәшләрен биреп, авыл халкын туры юлга өнди. Узган ел район буенча оештырылган “Нурлы мәчет” конкурсында гран-при яулауда да имамыбызның өлеше зур.
Сәхипҗан абыйга сәламәтлек телибез, алда да авылыбызга иман иңдерүче, дингә өндәүче булып, озак яшәсен әле.
Миләүшә Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев