Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Илнур Назиров: «Тәхәллүсем - Ләззәт»

Бү­ген сез­не Ка­зан еге­те, му­зы­кант һәм кө­рәш­че Ил­нур На­зи­ров бе­лән та­ныш­ты­рыр­га те­ли­без. Ул – Рос­сия мәк­тәп уку­чы­ла­ры хә­рә­кә­те ак­ти­вис­ты, рес­пуб­ли­ка­кү­ләм һәм рос­си­я­кү­ләм бәй­ге­ләр һәм фо­рум­нар җи­ңү­че­се.

– Син кат­наш­кан иң ис­тә ка­лыр­лык бәй­ге яи­сә фо­рум кай­сы бул­ды икән, Иль­нур?

– Мин был­тыр бе­рен­че тап­кыр «Боль­шая пе­ре­ме­на» бәй­ге­сен­дә кат­наш­тым. Та­тарс­тан де­ле­га­ци­я­сен­дә 18 ке­ше идек. Яшь­ләр сә­я­сә­те­нә ба­гыш­лан­ган кейс­лар, тест­лар чиш­тек, «Топ-спи­кер» һәм «Са­моп­ре­зен­та­ци­я» бәй­ге­лә­рен­дә кат­наш­тык. Иң күп балл җый­ган яшь­ләр Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты пре­ми­я­се һәм «Ар­тек»­ка юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­лән­де.

 – Сине «QUBE.OK» про­ек­ты җи­тәк­че­се дип тә ишет­кән бар. Нин­ди про­ект ул?

– Во­лей­бол бу­ен­ча спорт про­ек­ты. Та­тарс­тан­ның бө­тен ра­йон­на­рын­да мәк­тәп­ләр үзеләренең во­лей­бол ко­ман­да­сын бар­лый, му­ни­ци­паль этап­лар­ны үтеп, фи­нал­га Ка­зан­га ки­лә. Фи­нал яры­шы зур бер ча­ра бу­ла­рак үтә, спорт йол­дыз­ла­ры ча­кы­ры­ла, кон­церт һәм фи­нал уен­на­ры баш­ка­ры­ла.

– Син үзең дә спорт бе­лән дус бит.

– Ун ел ин­де та­тар­ча кө­рәш бе­лән шө­гыль­лә­нәм. Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм ярыш­лар­да җи­ңү яу­ла­га­ным бар.

– Ил­нур Рос­сия мәк­тәп уку­чы­ла­ры хә­рә­кә­те (РДШ) өчен яңа гимн яз­ган, дип тә ишет­кән бул­ды. Җыр­ның кли­бын Вкон­так­те чел­тә­рен­дә 125 мең­нән ар­тык ке­ше ка­ра­ган. Шәп!

– Җыр язып, аңа клип тө­ше­рү тор­мыш­ка аш­мас­тай ке­бек то­ел­а. Лә­кин бер­гә­ләп те­лә­сә нин­ди эш­не баш­ка­рып чы­гып бу­ла икән. Җыр үзе дә мәк­тәп уку­чы­ла­ры хә­рә­кә­тен­дә­ге бер­дәм­лек һәм дус­лык ту­рын­да бит. РДШ­га кил­гәч, мин туг­ры дус­лар тап­тым һәм үзем өчен зур мөм­кин­лек­ләр ач­тым.

– Си­нең җыр­ла­рың Lezzet (Ләз­зәт) тә­хәл­лү­се бе­лән дөнь­я­га чы­га.  Ни өчен Ләз­зәт?

– Кеч­ке­нә­дән шул сүз кү­ңел­гә се­ңеп кал­ган, ә мәгъ­нә­сен бел­ми идем. Әни­дән со­рап бел­дем. Һәм оша­ды. Ан­на­ры инг­лиз хә­реф­лә­ре бе­лән дә ма­тур язы­ла.

– Нин­ди уен ко­рал­ла­рын­да уй­ный­сың?

– Фор­те­пи­а­но, ба­ян, ги­та­ра­да...

– Уз­ган ел­ның ок­тяб­рен­дә бө­тен му­зы­каль мәй­дан­чык­лар­да «Син» дип атал­ган аль­бо­мың чык­ты. Тың­лау­чы­лар ни­чек ка­бул ит­те?

– Уңыш­лы дип са­ныйм – со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә 4 мең­нән ар­тык ке­ше тың­ла­ган. Хә­зер­ге ва­кыт­та Кы­рым рес­пуб­ли­ка­сын­нан Ба­ги­ров Яфас исем­ле егет бе­лән дуэт яз­ды­ра­быз. Соң­гы ва­кыт­та, күп ва­кы­тым им­ти­хан­нар­га әзер­лә­нү­гә ки­тә. (Иль­нур КФУ кар­шын­да­гы 2нче гим­на­зи­я­нең 11нче сый­ныф уку­чы­сы).

 – Нин­ди һө­нәр сай­лар­га уй­лый­сың, Ил­нур?

– Рек­ла­ма һәм ме­ди­а­ком­му­ни­ка­ция ди­гән фа­куль­тет­ны сай­лар­га бул­дым. Бер­дән – кы­зык, икен­че­дән – иҗа­тым­ны ин­тер­нет­та күб­рәк та­ра­тыр­га бу­лы­шыр дип уй­лыйм. Әл­бәт­тә, без­нең за­ман­да зур их­ты­яҗ­га ия һө­нәр, ипи­сез кал­мам.

Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев