Июнь аенда җәйге лагерьларда 100 меңнән артык бала ял итте
Июнь аенда Татарстанның балалар өчен сәламәтләндерү оешмаларында 100 меңнән артык бала ял итте.
Июнь аенда Татарстанның балалар өчен сәламәтләндерү оешмаларында 100 меңнән артык бала ял итте.
Җәйнең беренче аенда Татарстанның балалар сәламәтләндерү оешмаларында 100 меңнән артык бала ял итте. Бу барлык җәйге планның якынча 61%ы. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Лагерьларда балалар ял итеп кенә калмыйча, төрле юнәлешләрдә үсеш алырга тиеш. Шуңа күрә смена барышында спорт ярышлары да, иҗади мастер-класслар да, тематик очрашулар һәм чаралар, экскурсияләр һәм саф һавада уеннар да үткәрелә», — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Бүгенге көндә барлык ял итү формалары 180 оешмада башкарыла, анда 21 979 кеше ял итә. Ата-аналары мобилизацияләнгән балалар өчен дә ял оештырылган — 47 ял һәм сәламәтләндерү оешмасында 301 бала ял итә.
Лисичанскидан тагын 79 бала җәйге ялларын «Крылатый», «КАМАЗжилбыт» лагерьларында, 1 125 бала Кара диңгез яр буендагы, Краснодар краендагы һәм Кырымдагы дүрт лагерьда үткәрә.
Июнь аенда палаткалы дүрт лагерьда «Патриот» республика үзәгенең профильле хәрби-патриотик төрдәге 9 сменасы узды, анда меңгә якын бала ял итте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 39 мәктәп яны көндезге лагерьлары һәм 18 хезмәт һәм ял лагерьлары эшли, аларда 3000гә якын бала ял итә.
Фото: ТР Яшьләр министрлыгының Матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев