Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Иделкәем&Кариев варислары» фестиваленең быелгы гран-при иясе билгеле

«Иделкәем&Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең төбәкара фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды.

Конкурсның «Гран-при» дәрәҗәсенә Бөгелмә шәһәре «Техника йортының» «НОН – СТОП» халык АРТ-студиясе ия булган. Театр студиясе Л.Кэрролл әкияте мотивлары буенча «Новогодние приключения Алисы» әкиятен куйган. Режиссер - Диана Барсукова.

«Курчак театры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме Менделеевск районының Балалар сәнгать мәктәбендә эшләп килгән «Золотой ключик» балалар театр коллективына бирелгән. Алар конкурска Ю. Яковлевның «Друг по имени Умка» әкияте буенча куелган спектакль белән катнашкан. Режиссер - Марина Климова.

Финалга чыгучыларны ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов һәм Кариев театры директоры Луиза Янсуар бүләкләде.

«Фестивальгә катнашучы балаларга һәм аларның ата-аналарына бик зур рәхмәт. Бәлки, кемдер профессиональ артист та булмас, әмма театраль осталык сезгә алдагы тормышыгызда ярдәм итәчәк. Алга таба сезне «Театраль Идел буе» федераль театр конкурсында да катнашырга чакырабыз», – диде ул.

«Без бу фестивальне алдагы елларда да үткәрербез дип өметләнәм. Кариев театры – сезнең үз театрыгыз. Без спектакльләр сайлаганда һәм яңа проектлар әзерләгәндә сезнең аудиториягә йөз тотабыз. Бу иҗади алмашу безнең өчен бик кирәк», - диде Луиза Янсуар.

  • Жюри әгъзалары күп санлы гаризалар арасыннан 13 катнашучыны финалга чыгарганнар иде. Финалга чыгучылар ике көн дәвамында Кариев театрында үз спектакльләрен күрсәтте.
  • Конкурста драма һәм курчак театры номинацияләре каралган.
  • Балалар театр коллективлары конкурсы 1990 елда «Алтын битлек» исеме астында уздырыла башлый. Соңрак, 2011 елда бәйгенең исеме «Иделкәем» дип үзгәртелә. Ә 2019 елдан әлеге фестиваль-конкурска «Иделкәем - Кариев варислары» исеме бирелә. Конкурс-фестиваль быел Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында уза.
  • Бүгенге көндә Татарстанның мәдәният йортлары һәм гомүмбелем бирү мәктәпләрендә 300дән артык балалар театр һәм курчак театры студияләре, коллективлары бар. Аларда 10 меңнән артык бала шөгыльләнә.
  • «Иделкәем - Кариев варислары» фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев