«Идел» Яшьләр үзәге балалар өчен «Милләтебез хәзинәләре» сменасын үткәрә
8-25 августта «Идел» Яшьләр үзәге «Волга» Яшьләр үзәге» «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагере профиль сменасын үткәрә.
8-25 августта «Идел» Яшьләр үзәге «Волга» Яшьләр үзәге» дәүләт автономияле учреждениесе базасында «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагере профиль сменасын үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын милли үзенчәлек, милли үзаң, туган телне үстерү нигезендә һәм татар халкының күп гасырлык традицияләрен дәвам итүче буларак берләштерүгә юнәлдерелгән.
Сменаны ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева, «Волга» Яшьләр үзәге директоры Денис Дмитриев катнашты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасында Россиянең 26 төбәгеннән килгән 203 бала катнаша.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев