Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Язны сәламли кошлар

Мәктәбебездә узган биология атналыгы турында язасым килә.

Менә зарыгып көткән яз да килеп җитте. Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, көннәр озыная, барлык табигать җанлана. Көзен җылы якларга киткән җырчы кошларыбызны да сагынып көтеп алдык. Алар безне үзләренең искиткеч сайраулары белән таң калдыралар, яшәргә көч бирәләр.

 

Мәктәбебездә узган биология атналыгы турында язасым килә. Без атналыкка бер ай алдан әзерләнә башладык. Кошларга багышланган стена газеталары чыгардык, кош рәсемнәре ясадык. Сыерчыкларга барысы 47 оя элдек һәм матур шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләдек.

 

Бәйрәм атна буе дәвам итте, һәр класста кошларга һәм табигатьне саклауга багышланган викториналар, конкурслар узды. Атналык, “Язны сәламли кошлар” исемле кичә белән төгәлләнде. Аңа һәрберебез тырышып әзерләнгән: кемдер кошлар турында җыр, кемдер шигырь өйрәнгән. Язга багышланган табышмак, мәкаль, сынамышларны да искә төшердек бу көнне. Аеруча  башлангыч сыйныф укучыларының чыгышлары ошады, аларның барыбыз да алкышлап озаттык. Кичә ахырында һәр номер дөрес итеп бәяләнде, урыннар чыгарылды.

 

Иң яхшы сыерчык оялары, стена газетасы, кош рәсемнәре, матур җырлар 5нче сыйныф укучыларында булып, аларга 1нче урын бирелде. Сыйныф җитәкчесе Фәрдиева Л.Р.

2нче урында 3нче сыйныф укучылары. Сыйныф җитәкчесе Фаттахова Л.Д.

3нче урында 2нче сыйныф укучылары. Сыйныф җитәкчесе Гәлләмова Г.Г.

 

“Табигатьне саклыйк, яклыйк”дигән темага иншалар яздык. Иң яхшысы дип Сабирова Ильвинаныкы (9кл.)  танылды.

 

Атналыкның иң актив укучылары итеп Сабирова Дилбәр (6кл), Габдуллин Алмаз (8кл), Салахов  Нияз (8кл), Загитов Рөстәм (8кл), Сабирова Ильвина (9кл) билгеләнделәр.

 

Биология атналыгы безгә бик тә ошады. Укытучыбыз Илүзә апа Харисовага, кичәне әзерләудә булышкан барлык сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз. Атналыкта уздырылган чаралар безне  табигатьне ныграк яратырга, аңа сак карарга өйрәтә. Дуслар, әйдәгез табигатебезне саклыйк! Киләчәк үзебезнен кулларда икәнен онытмыйк!

Ильвина Сабирова, Актаныш районы Богады мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев