Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иҗатка гашыйкмы сез?

Быел язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече – Галимҗан Гыйльмановның 65 яшьлек юбилее. Галимҗан абый язган әсәрләрдән миңа «Йорт иясе», «Ходай бүләге», «Язмышның туган көне», «Тәртипсез малай», «Тозлы яңгыр» бигрәк тә нык ошый.

Бу уку елында Галимҗан Гыйльманов белән «Глаголица» бәйгесендә очрашырга насыйп булды. Бирегә илебезнең төрле почмакларыннан укучылар килгән иде. Алар Галимҗан абыйга төрле сораулар бирделәр.
Сорауларның берсе болай яңгырады:

– Сезнең өчен иҗат нәрсә ул?

– Иҗат – ул мәхәббәт. Иҗат ул – бер дөнья. Минемчә, һәр кеше үзен  иҗатта таба ала. Үзенең кечкенә генә, ләкин шул ук вакытта бик эчтәлекле дөньясын төзи.

– Хикәя язганда нинди киңәшләр бирер идегез?
1. Хикәядә тема, идея, проблема булуы мөһим.
2. Хикәянең геройлары ул – сез булырга тиеш.

3. Хикәянең ахырын үзегез тәмамлап бетерегез, йә укучы кешегә уйланырга урын калдырыгыз. Бәлки ул үзенең идеяләрен кушып тәмамлар.
4. Хикәянең исеме дә зур роль уйный. Ул укучыны кызыктырырлык булсын.


Хәдичә Шәмсетдинова, Яшел Үзән районы, Васильево бистәсе, 3нче мәктәп, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев