Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иҗат сукмагы

Лиана Габбасова - даими хәбәрчеләребезнең берсе. Журналистикага ничек килгән ул, иҗатка этәрүдә кемнәрнең роле зур дип саный - Лиананың әлеге язмасында сүз шул хакта бара.

Бу тормышта һәркем үз юлын сайлый. Ә мин иҗат, журналистика юлы буйлап атлыйм. Быел икенче тапкыр “Алтын каләм – Золотое перо” яшь журналистлар фестивалендә булып кайттым. Әлеге бәйгегә һәм гомумән журналистикага ничек килеп эләктем? Әлеге эшчәнлеккә этәрүдә кемнәрнең роле зур? Язмамда сүз нәкъ шул турыда булыр.

Гаилә

Һәр нәрсәнең нигезе гаиләдә салына, минемчә. Иҗатка мәхәббәт тә нәкъ менә гаиләмнән килә. Әти-әнием дә, апам да кечкенә чакта шигырь, хикәяләр язу белән шөгыльләнгәннәр. Мине дә аларның язмаларын уку илһамландыргангамы, инде икенче сыйныфтан шигырьләр, мәкаләләр яза, әнием белән берлектә аларны гәҗит-журналларда бастыра башладым. Соңрак әкиятләр, үсә төшкәч яшәеш проблемалары күтәрелгән хикәяләр дә иҗат иттем. Гаиләмә мин һәрбер башлаган эшемдә терәк булулары, ярдәм итүләре, миңа бәйгеләрдә катнашу, иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек, уңай шартлар тудырулары өчен чиксез рәхмәтлемен!

Укытучылар

Девятерня мәктәбендә укыганда башлангыч сыйныфтан ук төрле бәйгеләргә йөреп, иҗатымны, сөйләм осталыгымны шомарттым, кеше алдында чыгыш ясау өчен курку хисен җиңдем, тел байлыгымны арттырдым. Кадыбаш авылына укырга йөри башлагач та, язуымны, бәйгеләрдә көч сынашуымны дәвам иттем. Минем барлык уңышларымда да беренче укытучым Нурия Шамил кызы Мусифуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Габдулла кызы Муратова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфинур Фәйзулла кызы Даутова, Гөлия Мәгъсүм кызы Шәрипова һәм Эльмира Рәис кызы Рәсүлеваларның өлеше зур. Нәкъ менә алар әле дә миңа ярдәм итеп, кирәк чакта хаталарымны төзәтеп, киңәшләрен биреп торалар. Шунсын әйтеп китәргә кирәк, укытучылар – китап, гәҗит-журналлар укырга этәрүчеләр. Ә китап уку тел байлыгын арттырып кына калмый, җөмләне дөрес төзергә, тормышта төрле ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итә. Шәхси үсеш тә нәкъ менә китаптан башлана, дип саныйм. Мин барлык укытучыларыма да балаларда иҗатка мәхәббәт уятулары, аларның күп көч таләп итә торган хезмәтләре өчен рәхмәтле.

Мәгълүмат чаралары

Әле дә хәтеремдә, икенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр “Көмеш каләм” район фестиваленә бардым. Анда ул вакытта “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире булып эшләүче Факил абый Сафин да килгән иде. Ул миңа: “Алдагы елларда да синнән матур шигырьләр көтеп калабыз!” – дип, зур өметләр баглады. Бу сүзләр миндә горурлык хисен уятты, иҗат утын тагын да кабызды. Шулай ук язмаларым һәрдаим “Яңарыш”, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Сабантуй”, “Ялкын” гәҗит-журналларында да басылып килә. Әлеге басма хезмәткәрләре бер генә язманы да игътибарсыз калдырмыйлар, һәрбер язманы анализларга өйрәтәләр. Ә иң мөһиме – кечкенә чактан ук балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбиялиләр, язу осталыгын арттырырга ярдәм итәләр.

Бер генә хезмәт тә бәяләнми калмый

Дөрес, арыган, илһам килмәгән, хәтта хыялларымнан баш тарткан вакытлар да булды. Әмма бирешмәгән, тырыш кешеләр генә уңышка ирешә. Әлбәттә, бер генә хезмәт тә бәяләнми калмый. Республикакүләм “Алтын каләм” фестивалендә беренче тапкыр катнашу мине күбрәк иҗат итәргә этәрде. Шуннан соң иҗат уты чыннан да дөрләп яна башлады. Узган ел мин өченче урын алган булсам, быел икенче урынга лаек булдым. Әлеге урында тәҗрибәле, оста, сәләтле журналистларны, депутатларны очратырга, алар белән кара-каршы аралашырга мөмкин. Шулай ук әлеге фестиваль бик күп яңа дуслар, фикердәшләр, булачак коллегалар бүләк итә! Минемчә, “Алтын каләм”гә барып, җиңү яуламасалар да, яшь каләм ияләре бик зур тәҗрибә туплап кайталар.

Шулай ук мин һәр ел “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә катнашып, уңышлар яулыйм. Биредә исә жюри составында чын шагыйрьләр, язучылар утыра, алар катнашучыларга үз киңәшләрен бирә.

Быел минем тырышлыгымның җимешләре булып Ләбиб Айтуганов һәм Шәүкәт Галиев исемендәге премияләргә ия булуым тора. Яшьтәшләремә шуны әйтәсем килә: һәрвакыт курыкмыйча, башкалар сүзенә карамыйча хыялыгызга таба атлагыз, күбрәк китаплар укыгыз, тәҗрибәле шәхесләр белән аралашыгыз, тырышыгыз, шул очракта гына сезнең хезмәтегезне бәялиячәкләр!


Лиана Габбасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтын каләм