Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яшь фотографлар «SURӘT» республика фотоконкурсында катнаша ала

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге фотографлар катнаша ала.

1нче октябрьдән яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул 23нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә», диелгән ТР мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Конкурс «Retro», «Архитектура», «Йөзләр», «Мәдәният», «Кече ватан» һәм «Цифрлы фотография» номинацияләре буенча үткәрелә. Әлеге номинацияләрнең берсенә өч фоторәсемгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге фотографлар катнаша ала.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев