Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ярый әле абы­ем бар

Ул янә­шә­дә бул­ган­да, мин үзем­не ка­лын сте­на ар­тын­да ке­бек то­ям.

Абы­ем 11нче сый­ныф­та укый. Ул бы­ел мәк­тәп­не тә­мам­лый. Кеч­ке­нә ва­кыт­та без абый бе­лән еш кы­на су­гы­шып та ала идек. Шу­лай бер ва­кыт ул ми­не үр­тә­де дә мин аның те­ле­фо­нын сте­на­га то­тып ат­тым. Тик мин аны ва­тыл­мас ди­гән идем, әм­ма аның эк­ра­ны ту­лы­сын­ча чәл­пә­рә­мә кил­де. Ан­на­ры ул ми­не әни­гә әләк­лә­де. Ме­нә шу­лай кы­зык яшә­гән­без ин­де без аның бе­лән. Хә­зер­ге ва­кыт­та без бик та­ту. Ул янә­шә­дә бул­ган­да, мин үзем­не ка­лын сте­на ар­тын­да ке­бек то­ям. Уз­ган җәй­дә абый ми­не ма­ши­на­да йөрт­те. Аның бе­лән ма­ши­на­да йө­рү әти бе­лән йө­рү­гә ка­ра­ган­да да кы­зыг­рак. Әле ки­чә ге­нә кар­шы­ма эт ки­леп чык­ты. Ярый әле абый янын­да идем, аның ар­ты­на кач­тым. Ул бул­ма­са, йө­рә­гем тә­нем­нән чы­гып ка­чар иде. Абый кит­кәч, ми­ңа бик кү­ңел­сез ка­ла­чак. Хә­зер­дән үк шул хак­та уй­лап моң­су­ла­нам.

Ми­ләү­шә Зәй­нул­ли­на, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев