Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иң яратканым — җырлау

Мәликәгә 7 яшь. Көзгә урта мәктәп белән музыка мәктәбенә барачак. Һәр иртәсе җыр белән башлана аның! «Рәхмәт инде күршеләргә, түзәләр, дәшмиләр», – ди әнисе.

Иң яратканым – җырлау!

Мәликәгә 7 яшь. Көзгә урта мәктәп белән музыка мәктәбенә барачак. Һәр иртәсе җыр белән башлана аның! «Рәхмәт инде күршеләргә, түзәләр, дәшмиләр», – ди әнисе.

Беренче җыры «Туган тел» булган Мәликәнең, 2019 елда «Ак калфак» җыенында жырлаган ул бу җырны. Аңа ул вакытта 5 яшь булган. Хәзерге вакытта шәһәрдә Гөлнара Шәмсетдинова карамагында профессиональ вокал белән шөгыльләнә. Төрле фестиваль һәм конкарсларда 1нче дәрәҗәдәге лауреат булып, җиңүләр яулап бара. Иң беренче зур конкурсы Казанда «Ритм» фестивале булган. Февральдә каты буранда иртәнге сәгать өчтә чыгып киткәннәр. «Кәрия Зәкәрия» белән «Хорошо» дигән ике җыр җырлый Мәликә. Һәм икесе буенча да җиңү яулый!

Чаллыда үткән конкурсларда да гел катнашып килә. Һәм, әлбәттә, 1нче урыннар ала. Бөтенроссия «Челентано» бәйгесе, «Ритм» – живи искусством», «Ритм» – Будущее России», «Планета Талантов» халыкара бәйгесе, «Звездное Лето» республика фестивале – нинди генә бәйгеләрдә катнашмый ул! Барысында да 1-2нче дәрәҗә лауреат исеме ала.

Тавыш-моң гаиләдә нәселдән килә аларның – әби-бабалары, әти-әниләре дә җырга-моңга оста. Әнисе Гөлчәчәк бала чактан Тукай районы Биклән авылының «Шатлык» бию ансамблендә бии, җырлый.

Мәликәгә дә күбрәк татар халык җырлары җырлау ошый. Милли киемнәрнең дизайнын да әнисе уйлый, үзе үк тегә дә, чигүләрен дә чигә.

Кечкенә булса да, Мәликәдәге максатчанлык, тырышлык, үҗәтлеккә күз тимәсен! Авырракка туры килсә, утырып елаган чаклары да була аның. Тик ике секундта үз-үзен кулга ала да алга китә ул.

Быел Сабантуйларда җырлаган. Иң яраткан нәрсәм – җырлау, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФЕСТИВАЛЬ ХАЛКЫМ ЧИШМӘСЕ ТЕЛ Набережные челны