Көмеш кыңгырау

Гомернең бәхетле вакыты

Тукай премиясенә кандидат Йолдыз апа Шәрәпова иҗаты хакында Факил абый Сафин яза.

Йолдыз! Барыбыз да аны якын итеп, ихтирам белән Йолдыз дип эндәшәбез. Фамилиясе дә бар югыйсә – Шәрәпова. Йолдыз дисәк, аның холык-фигыленә күбрәк туры килә сыман. Балаларның яраткан шагыйрәсе. Балкып торган йөзен, һәркем кешегә елмаеп баккан күзләрен күрүгә, аның чыннан да тормышны яктыртып торучы бер Йолдыз булуына ышанасың. 
Бик тә тынгысыз җанлы шагыйрь ул. Очрашуларга еш йөри, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары аны үз итәләр. Елның нинди фасылы булмасын, көннәр еламсырап торамы, һавалар буранлап-давыллап аламы, тышта кармы, яңгырмы, болытлымы, юкмы –  үзе белән бәйрәм алып килә торган шагыйрь ул. Тормышның ямен, туган телнең тәмен, балалар күңелен аңлап язылган шигырьләрен тыңлый башлау белән, җанга рәхәтлек тула.

Ул – педагог та, мәгърифәтче дә, оста журналист та, биш баласының яраткан әнисе дә, өендә хуҗабикә, иҗатка омтылган балалар өчен кадерле остазбикә. Тынгысыз, уйлаганын ярып сала, килешмәгәнен өздереп әйтә, күңеленә хуш эшләргә һәрчак хәерхаклы. Мин беләгән Йолдыз шундый. Балалар шигъриятенең корифее Шәүкәт Галиев тә аны шушы кешелек сыйфатлары өчен бик тә үз итә иде.
Балалар өчен язу кыен диләр. Аның өчен каләм иясенә аерым сыйфатлар хас булырга тиеш дип тә әйтәләр. Шулайдыр инде. Кайбер шәп язучылар балалар өчен язуны чытырман-кура арасыннан энҗе эзләү дибрәк кабул итәләр. Мәшәкате күп, нәтиҗәсе аз сыманрак тоеладыр инде калын романнар язучы агайларга сабый чакның асыл акылына кайтып, чәчәк-күбәләкләр хакында язу. Әмма шуны беләм, үзен чын әдипкә санаган каләм әһеле балалар өчен азмы-күпме яза инде ул.

Нигездә, гел балалар өчен генә язучы әдипләр дә бар. Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Афзал Нигъмәтуллин, Илгизәр Солтан, Йолдыз... Баксаң алай ук күп түгел икән андый язучыларыбыз. Бүгенге көндә бер Йолдыз гына түгелме соң? Гаҗәп... Югыйсә балаларга атап язу күңелле эш саналырга тиештер кебек бит инде. Балаларның иң яраткан әдибе Роберт Миңнуллин болай дип яза бит: «...балачак ул – үзе табигать тарафыннан бирелгән бер бәхет. Кеше гомеренең иң гүзәл чоры, чәчәк чагы. ...Ул чәчәкләрне сулдырмау – безнең иң изге бурычыбыз... Балаларны яратырга кирәк. Үзебезнекеләрне генә түгел, башкаларныкын да...»  Йолдыз Шәрәпова  һәрбер баланы бәхетле итәргә ашкынып яшәүче шагыйрә, әни.
Бер әңгәмә вакытында күренекле галим, балалар әдәбияты белгече Равил Рахмани балаларга атап шигырь язучыларга үтемле киңәш биргән иде: «Сезнең шигырьләрдә баланы үзенә тартып торган табышлар булырга тиеш. Шул чагында бала, үзе дә сизмәстән, шигырь белән кызыксына башлый. Йолдыздан үрнәк алыгыз. Күпме табыш, кызыклы детальләр бар аның шигырьләрендә».

Чыннан да бер укуга күңелгә кереп кала торган  шигъри табышларны барлап карыйк: антенналы бәрәңге, колаклы коймаклар, хәтерле үтүк, Кыям күчтәнәче, «лайклы Ләйлә»... Саный китсәң байтак андый ачышлар. Мондый табышлы шигырьләрне укуга, алар гомергә истә дә калалар, онытылмыйлар. Балалар бигрәк тә андый шигырьләрне үз итәләр. 

Сәбәбен белмим нидән,
Тилергәнме бу идән –
Шыгыр-шыгыр шыгырдый,
«Язам менә шигырь, – ди. –
Мин дә хәзер шагыйрь», – ди.

Ничек истә калмасын инде. Әле, әдәби-иҗат түгәрәге алып баручы мөгаллим өчен кирәкле «кулланма» да була ала. Балаларга рифма дигән хикмәтне өйрәткәндә  ничек инде бу шыгырлы шигырьне искә алмыйсың ди?! 
Быел Йолдыз Шәрәпованы Казан шәһәре Үзәк балалар китапханәсе Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән. Куандым. Ни өчен дигәндә, балалар өчен язучылар бар инде, әмма бөтен иҗатын балаларга багышлаганнары, әйткәнемчә, бармак белән генә санарлык. Тагын бер нәрсә бар – Тукай премиясен инде егерме биш ел дәвамында балалар өчен язучыларга бирми киләләр. Ә балалар өчен берсеннән-берсе матур шигырьләр, проза әсәрләре язылмый икән, аларның язганнарына игътибарсыз булабыз икән, балалар әдипләрен зурламыйбыз икән,  хәлләр мөшкел булачак. Инде болай да... Безнең балаларыбызның күбесенең телләре татарча ачыла. Аннан бакчага бару һәм... туган тел сансызлана, онытыла. Татарның фаҗигасе бу. Бу хакта Йолдыз бер бала авызыннан шундый сүзләрне әйттерә:

Мин бакчага барганчы,
Сөйли идем татарча.
Уйный идем татарча,
Уйлый идем татарча.
Татарча җырлый идем.
Татарча елый идем.

Менә шушы үз теленә мөкиббән булып, әти-әнисе, әби-бабасы, абый-апалары, уенчыклары белән изге туган телдә генә сөйләшкән сабый, бакчага баргач, башка теллегә әйләнә дә куя. Бу табигатькә каршы эш, тәрбиягә каршы шөгыль. Йолдыз шундый зур һәм катлаулы темалар хакында да балалар күңеленә үтеп керерлек итеп яза белә. Хәтта «татарча өйрәтергә» дип авылга кайтарып куйган балалар да әби-бабайларын урысчага өйрәтеп бетерәләр, тик туган телне генә санга сукмыйлар. Шәһәргә киткән чагында ишегалдында җәй буе бергә уйнап мәш килгән эт тә урысча өреп озата аларны. Көлке түгел шагыйрьнең җан елавы бусы. 
Замана афәтен җиңәр көч бармы?  Бала күңелен мондый шаукымнарыннан аерып алырга омтылышлы шигырьләр күп очрый Йолдыз иҗатында. Ул аларны тиешле итеп әйтә белә. Олыларга да, балаларга да аңлашылырлык. 
Баланың теле ачылганчы ук кулына китап тоттыру кирәклеген барыбыз да яхшы беләбез. Китапка язылган шигырь-әкиятләрне исә балага башта өлкәннәр укып бирә. Кызыксына башлагач, бала инде үзе дә хәрефне хәрефкә куша, авазны-авазга ялгый башлый.

Дәүләтебез премиясенә тәкъдим ителгән җыентыкның исеме үк «Китаплы кич» дип атала. Әбисе белән китап укып утыручы тынгысыз күңелле сабый хакында ул.  Китап Татарстан китап нәшриятында 2018 елда басылып чыккан. Ерак яклардан кайтып җиткән кошларның кешеләрнең (олыларның һәм кечеләрнең) үзләренә карата мәрхәмәтле булуларын теләгәннәрен укыганда да, табигатьне чүп-чардан чистартырга өндәгән шигырьләргә юлыккач та, балачагын югалткан әтинең күзләрендәге моңсулыкны искәртеп алгач, та, интернет-гаджетлардан аерыла алмыйча изаланган сабыйлар хакында мәгълүмат алгач та балалар өчен иҗат итүче Йолдызның үз әсәрләрендә бүгенге тормышыбызның күптин күп проблемалары турында тирәннән борчыла торган шагыйрь икәнен аңлыйбыз.

«Урамда туган уйлар»  дигән шигырьне укыгач, күңел янә кузгалып куя:

Бер бәхетле эткә карыйм,
Һәм бер – мескен бабайга.
«Нигә болай?» – Соравыма
Җавап тапмыйм алай да.

Дөньяның катлаулы икәнен балалар да аңлап үсәргә тиештер дип уйлыйм. Дөнья бит бөтенләй башкача бара, һич кенә дә, без теләгәнчә уйнап-көлеп кенә түгел...

«Намуслы рәхмәте», «Догалы гол», «Ике шатлык» кебек шигырьләр аша балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, иманлы булуның күңелгә шатлык, җанга рәхәт булуы турында анык беләчәкләр. Ә инде тугыз яшьлек татар малае Алмаз язган хаттагы фикерләрне бүген һәркем йөрәгендә йөртә:

«Яңалыклар»ны карасаң,
Гел «сугыш» дип сөйлиләр.
Нигә соң сез тыныч кына 
Яши алмыйсыз, илләр?

Йолдызның «Җавапсыз сорау» дигән китабы бар. Алмаз биргән сорау да җавапсыз кала әлегә. Чөнки өлкәннәрнең сабыйларның ни теләгәнен, аларның кичерешләрен аңларга, күңелләреннән мөлдерәп тамган сүзләрен тыңларга вакытлары юк. 
Хезмәт юлым гел балалар арасында үткән кеше буларак әйтәм: балаларга иң кирәге – әти-әнинең үзара аңлашып яшәве, гаиләдә татулык, бар дөньяда тынычлык.  Тагын – дуслык, бергә-бергә матур итеп уйнау, бергәләшеп җырлау-бию, үзләренчә ямьле эшләр башкару. Алар табигатьне ярата, андагы һәр нәрсәгә сокланалар, гаҗәпләнәләр. Аларда коллективизмга омтылыш көчле. Кайбер чакта, бик тә акыллы булып, безгә балалар өчен ничегрәк язарга өйрәтеп азапланучылар да табыла. Хәтта «сез язган чүп-чарны балалар укымыйлар», дип җибәрүчеләр дә бар. Никадәр томаналык!..

Балаларыбыз туган телдән аерылмасыннар иде, гади-гадәти күренешләрнең никадәр күңелне күтәреп җибәрүләрен аңласыннар иде. Андый сөенечле вакыйгалар бала тормышында бихисап бит, бу хакта аларга үтемле итеп җиткерә генә белергә кирәк.

Ә мин мәктәптән,
«Бишле» алып кайтам, –
Сөенче!
Туган телемдә сөйләдем
Тукайны яттан, –
Сөенче!

Йолдыз Шәрәпова китапларын укыган балалар фикерле, уйлы булып, кешелек сыйфатларына ия зур шәхесләр булып үсеп җитәрләр дигән ышаныч бар.  Ә без шагыйрь Йолдызга уңышлар телик!

Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: