Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Гөлнур Сафиуллина: «Журналист һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем!»

Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучысы Айзилә Әхмәтова танылган журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина белән әңгәмә корды.

19 май – Татарстан матбугаты көне уңае белән яшь хәбәрчебез, Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучысы Айзилә Әхмәтова танылган журналист, "Сөембикә"журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина белән әңгәмә корды. Сезгә әлеге әңгәмәне тәкьдим итәбез.
Гөлнур апа, сез ни өчен журналист һөнәрен сайладыгыз?
– Мин 5 нче класста укыганда безнең Олы Кайбыч урта мәктәбендә (Кайбыч районы) «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге оешты. Һәр сыйныфтан бер укучы язылырга тиеш, диделәр. Мин бу вакытта классның старостасы идем: бер классташыма әйтеп карадым, икенчесенә, өченчесенә... Беркем дә теләк белдермәде. Ә яңа түгәрәккә бездән кемдер барырга тиеш иде... Шулай итеп, үземә барырга калды.
Беренче дәрестә безгә «Иң якын дустым» темасына кыска гына язма әзерләргә куштылар. Ә минем андый якын дустым бар иде – беренче класстан бирле бер парта артында утырып укучы Рузилә! Бернәрсә уйлап чыгарасы булмады: ничек бар – шулай яздым.
Түгәрәк җитәкчесенә язмам ошады һәм ул аны... редакциягә җибәреп карарга тәкъдим итте. Ничәдер кат күчергәннән соң мин аны, ниһаять, «Яшь ленинчы» газетасына (бүгенге «Сабантуй») юлладым. Сүз уңаеннан: «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгендә безгә куелган иң беренче таләп – редакциягә юллаган язмада бернинди хәреф хатасы булырга тиеш түгел! Һәм мин аны бик дөрес дип саныйм. Редакциягә хаталы язма җибәрүне иң беренче чиратта үз-үзеңне хөрмәт итмәү дип саныйм.
Язмам газетада басылып чыкты!
Мәктәбебездә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенең гөрләп эшләп китүенә дә сәбәпче булды ул: түгәрәккә язылучылар күбәйде. Ә 6 нчы класста укыганда «Яшь ленинчы» газетасы мине «Артек»ка – «Яшь хәбәрчеләр» слетына путевка белән бүләкләде! Бәлки шушы вакыйга минем киләчәгемне дә хәл иткәндер... Ни генә булса да, мәктәпне тәмамлаганда үз алдымда башка юл күрми идем инде.
Һәм шушы сукмактан атлап китүемә беркайчан да үкенгәнем булмады! Журналист – гаҗәеп һөнәр ул! Авыр, катлаулы, әмма мавыктыргыч! Юк, ул һөнәр генә дә түгел, ә яшәү рәвеше.
– Сезгә бирелгән иң кызыклы сорау нинди булды икән?
– Миңа бирелгән иң кызыклы сорау? Журналист, гадәттә, сорауларны үзе бирә инде ул... Әмма исемдә калган бер сорау бар. Сорау дип, дөресрәге, ул сорауның беренче өлеше. Берсендә мине «Хозур»га, тапшыруда катнашырга чакырдылар. Газета-журналда эшләүче журналист өчен камера, микрофон каршысына утыру бик җиңел түгел инде ул. Һәрхәлдә, минем үзем өчен беркайчан җиңел түгел... Ә монда бер сәгатьлек тапшыру!
Тик мин ул бер сәгатьнең узганын сизмәдем дә! Сорауларның берсе дә дежур сораулар түгел иде, алар шулкадәр кызык, минем эшемнең бөтен нечкәлекләрен белеп әзерләнгән. Аларны журналда чыккан язмаларымны укучы кеше әзерләгәне сизелеп тора. Алай гына да түгел, сорауларны әзерләүче хәтта минем шәхси тормышымны да белә. Гаиләдә дүрт кыз үсүебезгә кадәр! Димәк, ул миңа сораулар әзерләгәнче социаль челтәрләрдәге бөтен аккаунтларымны да өйрәнгән!
Язмаңның булачак герое белән очрашуга бары тик шулай гына әзерләнергә кирәк!
– Салават абыйның җырларыннан башка тагын нинди җырлар тынлыйсыз?
– Бу соравыгыз бик ошады, Айзилә! Болай гына бирелмәде бит ул: нигә нәкъ менә шулай соравыгызның сәбәбен дә беләм. Димәк, сез минем хакта мәгълүмат эзләп, «Сөембикә» журналының сайтына керергә, безнең команда белән танышырга өлгергәнсез. Минем хакта анда «командировкага чыгып киткәч, машинада Салават җырларын тыңларга ярата» дигән юллар бар.
Чын журналистларча эшләнгән адым булды бу сезнең тарафтан – шуңа сөендем. Булачак әңгәмәдәшең турында мәгълүматны эзләү һәм табу безнең һөнәр ияләре өчен бик мөһим ул.
Ә җырларга килгәндә... Миңа Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин, Гөлшат Имамиеваларның җырлаулары ошый.
– Сөембикә журналын укучыларга теләкләрегез?
«Сөембикә» журналын укучыларга иң элек рәхмәт әйтер идем. Безнең белән булганнары өчен! Укырга газета-журналлар җитәрлек хәзер, ә алар безне сайлаганнар! Гамьле, уйлы, дөньяга үз карашы, үз фикерләре булган укучы сайлый безне.... «Сөембикә» инде 110 ел буе чыгып килә икән, аның болай озак яшәвенең бер сере – тугры укучыларының күп булуы да. Алар беркайчан кимемәсен!
– Кеше хыялсыз яши алмый, диләр, хәзерге вакытта нинди план, хыяллар белән яшисез?.
– Кем генә булып эшләсәм дә, мин иң беренче чиратта – әни. Буй җиткән ике улым бар! Һәм барлык әниләр кебек үк мин дә бүген илебездә тынычлык урнашсын, күкләребез аяз булсын иде дип телим, бары тик шул хакта хыялланам. Илдә-көндә, җанда тынычлык булса исә барлык планнар да чынга ашачак.
Айзилә Әхмәтова, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев