Газетаның һәр санын көтеп алабыз
Чаллыдагы 52нче мәктәптә еш булырга туры килә.
Чаллыдагы 52нче мәктәптә еш булырга туры килә. Мондагы укучылар «Көмеш кыңгырау»ны яхшы белә. Директор урынбасары Сафиуллина Чулпан Наил кызы һәр атна саен 1нче һәм 4 нче сыйныфларны газетаның яңа саны белән таныштырып бара. Укучылар һәр ел саен газетага язылалар, кызыклы язмаларны кычкырып укыйлар. Күптән түгел очрашуда укучылар:
— «Көмеш кыңгырау» газетасын көтеп алабыз, — диделәр.
Алар бигрәк тә яшьтәшләренең хатларын, шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйлар икән. Шулай ук ребус, сканвордлар да чишәләр һәм, әлбәттә, газетадагы рәсемнәрне карарга яраталар. Афәрин, балалар, гел шундый актив, кызыксынучан булыгыз!
Илшат Солтанов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев