Гали Акышта зур бәйрәм!
Бүген, 14нче гыйнвар көнне, Гали Акышның тууына 105 ел тулды.
Чаллы шәһәрендәге 84 нче номерлы лицей-интернат Гали Акыш исемен йөртә. Гали Акыш- Бөтендөнья татар лигасының мактаулы президенты, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы. Бүген, 14нче гыйнвар көнне , Гали Акышның тууына 105 ел тулды. Без, лицей укучылары, бу исем белән горурланабыз, бу исемгә тап төшермәс өчен тырышып укырга, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, милләт өчен хезмәт итәрдәй шәхесләр булып үсәргә сүз бирәбез.
Шушы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Рузалия Сагитовнаның Гали Акышның тууына 100 ел уңаеннан язган шигырен тәкъдим итәбез .
Гали Акыш
Гали Акыш - халкыбызның ил агасы,
Дәвам итеп аның юлын без барасы.
Ул гали дә, ул галим дә - олпат кеше,
Мәңге сүнмәс, мәңге үлмәс аның эше.
Көрәштәше Исхакыйның Гали Акыш!
"Азатлыгың" милләт өчен хезмәт итте.
Бердәмлектә, аңлылыкта милләт көче,
Шуны аңлап эш итәргә тиеш Кеше!
Горурлана исмең белән һәркайсыбыз.
Лицееңның мөгаллиме гүя корыч!
Исраф түгел белемебез һәм көчебез.
Милләтемә юл күрсәтү - изге бурыч!
Лицеистлар халкыбызга хезмәт итә.
Телебезне, динебезне хөрмәт итә.
Шәкертләр бит, Гали ага,
Синең өмет, синең дәвам!
"Милләтем" дип яши алар, синең кебек,
Җан аталар җаны белән чын татарлар.
Күңелләрдә син яшисең, Гали Акыш!
Шуңа күрә милләтең дә синең тырыш.
Яшь буынга, яшь көчләргә үрнәк шәхес,
Күңелләрдә мәңге сүнмәс синең балкыш!
Гали Акыш исемендәге 84 лицей- интернатның
9А сыйныф укучысы Валеева Алия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев