Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Фән олимпиадасында катнашу: җиңү шатлыгы яки җиңелү ачысы

Хәзер фән олимпиадаларының иң кызган вакыты инде! Укучыларга бик күп фәннәрдән үзләренең белемнәрен сынап карау мөмкинлеге бар.

Безнең республикада моның белән «Республика олимпиадалар үзәге» шөгыльләнә. Үзәкнең җитәкчесе Гөлнара Ильдар кызы Исламова хәбәр иткәнчә, 2020-2021 уку елында олимпиадаларның төрле этапларында 183 115 бала һәм яшүсмер катнашкан. Хәзерге вакытта катнашучылар саны да, җиңүчеләр һәм призерлар саны да елдан-ел арта бара икән.

Фән олимпиадалары арасында математика, рус теле, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәре аеруча популяр.

Республика олимпиадаларында җиңүчеләр Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган грантка лаек була. Шулай ук алар үзләренең район хакимияте тарафыннан да бүләкләнергә мөмкин.

Мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этапларын Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган чаралар исемлегенә кертү планлаштырыла. Бу, үз чиратында, югары уку йортына кергәндә өстәмә бонус булып тора.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслаган исемлектә 647 чара бар. Әлеге чаралар ел дәвамында онлайн режимда да, оффлайн форматта да үткәрелә, дип хәбәр итте безгә «Республика олимпиадалар үзәге» җитәкчесе Гөлнара Ильдар кызы Исламова.

Курку хисе инде кимеде!

Безнең яшь хәбәрчеләребез арасында төрле дәрәҗәдәре олимпиадаларда катнашучылар, җиңүчеләр дә шактый. Менә, мәсәлән, Алабугадан Назилә Закирова болай дип хәбәр итә:

Минем исемем Назилә, Алабуга районы Иске Юраш урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, миңа 16 яшь.

Мин татар теленнән 6 нчы сыйныфтан һәм татар әдәбиятыннан 7нче сыйныфтан бирле шушы олимпиадада катнашам. Татар теленнән – 4 ел, ә әдәбияттан 3 ел буе призёр булдым. Аллага шөкер.

Мине олимпиадага Юнусова Лилия Мирза кызы әзерләде,  мин аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки ул булмаса, мин бәлки, бу уңышларга ирешә дә алмаган булыр идем.

Олимпиада алдыннан башта бик нык кайгыра идем, чөнки мине билгесезлек нык борчый иде. 5 ел буе олимпиадага йөри торгач, курку хисе азая барды. Шулай булса да, нерв күзәнәкләре олимпиада вакытында бетә инде ул. Олимпиадада иң рәхәте – җиңү генә түгел, ә дусларны янәдән күрү. Бу елны биремнәрдәге үзгәрешләр күп булса да, алар төрле булганга ошады. Мин олимпиадаларда катнашучыларга киләчәктә уңышлар һәм сәламәтлек телим. Куйган максатыгызга атлап кына түгел, йөгереп барыгыз!

Монда кадәр килү – үзе үк җиңү

Ә менә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылыннан Фирүзә Ибраһимова олимпиадада җиңгән кызлар белән әңгәмә үткәргән:

– Үзегез белән таныштырып китегез әле, кызлар.

Миләүшә: Минем исемем Миләүшә, Кайбыч районы Мөрәле мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, миңа 15 яшь.

Ләйлә: Мин Ләйлә, Азнакай шәһәре гимназиясеның 8нче А сыйныфы укучысы, 14 яшь.

 - Сез татар теленнән республика күләм олимпиадада ничәнче тапкыр катнашасыз?

Миләүшә: Мин шушы олимпиадага 7нче сыйныфтан бирле йөрим, 3 елда да  призер булдым, Аллага шөкер

Ләйлә: Мин инде 4нче тапкыр килдем, узган елда гына уңышка ирешә алмадым, ә калган очракта гел призер.

- Ә сезне шушы олимпиадага кем әзерләде соң?

Миләүшә: Мине олимпиадага Шарафиева Ләйсән Әлхәт кызы әзерләде,  мин аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки ансыз мин мондый уңышларга ирешә алмас идем.

Ләйлә: Ә мине Сәдриева Фәридә Азат кызы әзерләде. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

 - Нинди хисләр кичердегез? Кайгырдыгызмы әллә үзегезнең җиңүегезгә ышана идегезме?

Миләүшә: Дөресен генә әйткәндә, мин олимпиада алдыннан кайгырган идем, чөнки шушы билгесезлек мине бик борчыды. Ләкин олимпиада эшләре бик авыр да, бик җиңел дә булмаганын күргәч, мин тынычландым.

Ләйлә: Мин барганчы ук үземә ышана идем, жиңәргә дип бардым, ләкин олимпиада барышында куркыта башлады, дулкынландым. Дусларның таныш йөзләрен күргәч, җанга рәхәт булып китте, никтер, язып чыккач гел елмаясы килә иде, котылгангадыр инде.

 - Дусларым, олимпиада сезгә ошадымы? Әллә катлаулырак булдымы?

Миләүшә: Миңа олимпиада ошады, чөнки биремнәр төрле типтагы иде. Әйе, арасында җиңелләре дә бар иде, тик шул ук вакытта катлаулыраклары да эләкте.

Ләйлә: Олимпиадада миңа калса, белгән әйберне язу җиңел, "мин моны беләм бит әле" дип җаным тынычланды.

- Катнашучыларга ни теләр идегез?

Миләүшә: Мин олимпиадада катнашучыларга иң мөһиме уңышлар теләр идем, тик шуны онытмаска: әгәр монда килеп призер була алмадың икән, кайгырырга түгел, чөнки монда хәтле килеп җиткәч, син инде җиңүче. Ә гомумән бөтен балаларга уңышлар һәм сәламәтлек телим, чөнки сәламәтлексез бернинди уңышка ирешеп булмый. Әгәр без үзебезнең максатыбызга ирешергә телибез икән, шулай ук, тырышырга һәм әзерләнергә кирәк.

Ләйлә: Калган укучыларга киләчәктә уңышлар, ә анысы булмаса - тынычлык. Шулай ук иң мөһиме сәламәтлек һәм бәхетле яшәү.

Җиңелү – бу бер эпизод кына

Әлбәттә, һәрбер ярыш-бәйгенең җиңүчесе белән беррәттән җиңелүчесе дә була. Бу – тормыш кагыйдәсе. Менә шундый очракларда калган укучыларга нишләргә? Күңел халәтеңне ничек тискәре кичерешләр йогынтысыннан сакларга? Бу турыда психолог-коуч Илүзә Әминова сөйли:

Олимпиадага әзерләнгәндә балага әти-әни дә, укытучылар да зур өметләр баглый, ә нәтиҗә көтелгәнчә булмаса? Балада кыенсыну барлыкка килергә мөмкин, укытучы алдында, сыйныфташлар алдында. Бу халәтне ничек җиңәргә соң?

Бу, иң беренче чиратта, кешенең үзбәясенә бәйле. Үзбәясе түбән булган бала җиңелүне авыр кичерәчәк, борчылачак.

Бу очракта балага үз-үзен анализлап аңларга кирәк - бу олимпиадада җиңмәү тормышның бер эпизоды гына. Һәм нинди факторлар җиңәргә комачаулады дигән сорауга җавап эзләргә. Моны дәфтәргә язып анализларга кирәк. Шул вакытта бала күрәчәк: җиңү аның үзеннән генә тормаган, башка факторлар да булган икән. Шушы вакытта балага «Әйе, мин җиңелдем» дигән фикерне кабул итүе җиңелрәк була.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, эчке киеренкелекне җиңүнең яхшы ысулы - ул үз эшчәнлегеңә анализ ясау. Әгәр дә инде бала, шушы тискәре нәтиҗәгә артык зур әһәмият биреп, анда тукталып кала һәм үз-үзен эчтән «ашый» икән, аңа әлеге фактны кичерүе авыр булачак.

Шулай ук, баланың тирә-ягында нинди кешеләр булуы да зур роль уйный. Укытучылары, дуслары, әти-әнисе бу баланың хәленә кереп, «мондый хәлләр була инде» дип аны тынычландырса, мораль ярдәм күрсәтсә, аңа күңел халәтен көйләү җиңелрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев