Фантастик машиналар
Россиядә шоферсыз гына идарә ителүче йөк машиналары йөри башлаган.
Күз алдыңа китер, яныңнан шоферы булмаган йөк машинасы узып китте, ди. Фантастика киноларында гына була мондый хәл дисеңме?! Юк шул менә, фантастика чын тормышка килеп җиткән инде. Россиядә шоферсыз гына идарә ителүче йөк машиналары йөри башлаган. Дөрес, бу әле сынау рәвешендә генә булган. Йөк машиналарына йөртүче-сынаучылар утырган, алар машинаның эшен күзәтеп кенә барганнар. Юл төзекләндерү эшләре барган җирләрдә, заправкаларда гына идарәне үз кулларына алып торганнар. Машиналар Санкт-Пиетербургтан Мәскәүгә 9 сәгать эчендә 80 км/сәг тизлек белән барып җиткәннәр. Менә сиңа, мә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев