Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Эрлан яңа тренажер ясаган

Егет ин­тер­нет прог­рам­ма­ла­ры бе­лән ма­вы­га. Эр­лан КФУ­ның Ала­бу­га инс­ти­ту­тын­да­гы ­«У­ни­вер­си­тет» мәк­тә­бен­дә бе­лем ала.

11нче сый­ныф уку­чы­сы Эр­лан Му­ра­ка­ев кү­рү сә­лә­тен үс­те­рү өчен тре­на­жер яса­ган. Эр­лан КФУ­ның Ала­бу­га инс­ти­ту­тын­да­гы ­«У­ни­вер­си­тет» мәк­тә­бен­дә бе­лем ала. Егет ин­тер­нет прог­рам­ма­ла­ры бе­лән ма­вы­га. Хә­зер­ге ва­кыт­та ул БДИ­га әзер­лә­нә. Сай­лап ал­ган фә­не дә – ин­фор­ма­ти­ка. Ул прог­рам­мист­лык­ка укыр­га ке­рер­гә те­ли.

Эр­лан уй­лап тап­кан тре­на­жер бил­ге­ле бер тиз­лек бе­лән хә­рә­кәт итә тор­ган фи­гу­ра­лар­дан гый­ба­рәт. Уен про­цес­сын ях­шыр­ту­ ө­чен Эр­лан тре­на­жер­да квест­лар сис­те­ма­сын керт­кән.

Бу тре­на­жер­ның иде­я­се ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, Му­ра­ка­ев бер­ва­кыт ви­де­о­га тап бул­га­нын ис­кә тө­ше­рә, ан­да кай­бер ке­ше­ләр­нең кү­рү сә­лә­те һәм игъ­ти­ба­ры баш­ка­лар­ны­кын­нан бер­ни­чә тап­кыр зур­рак бу­луы ту­рын­да сүз ба­ра. Шул ва­кыт­та ул ког­ни­тив функ­ци­я­ләр­не үс­те­рү өчен тре­на­жер бул­ды­ру ту­рын­да уй­ла­на.

Яшь прог­рам­мист­ның ос­таз­ла­ры бил­ге­ләп үт­кән­чә, тре­на­жер ба­ла­лар­га игъ­ти­бар­ны үс­те­рү өчен дә, өл­кән­нәр­гә дә ­ког­ни­тив функ­ци­я­ләр­не сак­лау өчен фай­да­лы бу­ла­чак. Мә­сә­лән, бер үк ва­кыт­та күп сан­лы ви­зу­аль мәгъ­лү­мат ка­нал­ла­ры бе­лән эш­ләү­че­ләр­гә: ав­то­мат­лаш­ты­рыл­ган эш урын­на­ры опе­ра­тор­ла­ры­на, спорт­чы­лар­га.

Про­ект өс­тен­дә эш дә­вам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев