Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Диктант язганда...

«Сый­ныф­та­шым рус те­лен әй­бәт бе­лә, ә ми­не ин­тек­те­рә бит ул тел. «Жи-ши пи­ши че­рез И» ди­гә­не тү­гел. Игъ­ти­бар­сыз­лык! Ни кы­зык, та­тар те­ле дә­ре­се баш­лан­гач, бу «чир» бе­тә бит.

Баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да без ике­ту­га­ным бе­лән икәү ге­нә укый идек. «Ту­ган­нар бит сез, әле икәү ге­нә дә, кү­чер­гән­сез­дер ин­де бер-бе­ре­гез­дән», – дип уй­лап куй­ган­сыз­дыр. Ә үт­кән­гә кай­тып, ул көн­нәр­не ис­кә тө­шер­сәң...

«Сый­ныф­та­шым рус те­лен әй­бәт бе­лә, ә ми­не ин­тек­те­рә бит ул тел. «Жи-ши пи­ши че­рез И» ди­гә­не тү­гел. Игъ­ти­бар­сыз­лык! Ни кы­зык, та­тар те­ле дә­ре­се баш­лан­гач, бу «чир» бе­тә бит.

 Шу­лай рус те­ле дә­ре­сен­дә дик­тант язар­га утыр­дык, исе­ме «Лес­ные пти­цы» (әле дә ис­тә, үзәк­кә үт­кән ин­де). Апа әй­теп ба­ра, без яза­быз. Шун­да пар­та­да­шым­ның яз­га­нын үзем­не­ке бе­лән ча­гыш­ты­рып ба­рыр­мын ди­гән идем, ку­лы бе­лән кап­ла­ды да куй­ды бит дәф­тә­рен! Ачу чык­ты да, үзе­мә «Баш­ка аңа да дәф­тә­рем­не күр­сәт­мәм» дип вәгъ­дә бир­дем, ә кү­че­рер­гә би­рер­гә бар иде бит бер фән... ма­те­ма­ти­ка бу! Һәр ке­ше­нең авыр­рак би­рел­гән фә­не бар, аның шу­шы ул. Ул бер мәсь­ә­лә чиш­сә, мин шул ва­кыт­та ике­не «әп­пә­ли» идем. (Нә­сел­дә хи­сап­чы­лар бар, әни дә, әби дә шул өл­кә­дә эш­ли иде, бәл­ки, шу­ңа­дыр да). Укы­ту­чы­ның «Ә­нә, сый­ныф­та­шың­нан үр­нәк ал» ди­ю­лә­ре нер­вы­га тия баш­лый бит бер! Пар­та­даш­ның да ачуы ки­лә иде бу­гай, әм­ма ул аны күр­сәт­мә­де.

Ме­нә шу­лай уз­ды да ин­де ул ва­кыт­лар, ә хә­зер ул үп­кә­ләү­ләр бет­те, сый­ныф­та да өчәү укый баш­ла­дык. Нәкъ та­ту га­и­лә ке­бек ин­де. Кү­че­рер­гә би­рү, авыр ва­кыт­та яр­дәм ку­лы су­зу – бар­сы да без­нең «га­и­лә»­дә бар.

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев