Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Детский форсайт» Бөтенроссия конкурсына гаризалар тапшыру башланды

Конкурска гаризалар 2023 елның 12 февраленә кадәр кабул ителә.

 

«Детский форсайт» Бөтенроссия конкурсына гариза бирү старт алды

Социаль инвестицияләр һәм инновацияләр агентлыгы 12-17 яшьлек балаларны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән партнерлыкта «Детский форсайт» Бөтенроссия социаль үзгәрешләр конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурска гаризалар 2023 елның 12 февраленә кадәр кабул ителә. Катнашуга үз территорияләрендә социаль яки социаль-эшмәкәрлек проектларын уңышлы гамәлгә ашырган мәктәп проект командалары чакырыла.

Быел конкурс берничә номинациядә тәкъдим ителде:

-  “Экологик шәһәр” - территориядәге экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән проектлар;

-  “Мәдәни шәһәр” - мәдәни-массакүләм юнәлештәге проектлар;

-  “Креатив шәһәр” - шәһәр тирәлеген модернизацияләү һәм киңлеген төзекләндерү проектлары;

-  “Заманча Мәктәп” - Мәктәп инициативалы бюджет проектлары.

Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга үз проектларын үстерүгә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, Мәскәүдә «Детский форсайт» йомгаклау форумында катнашачаклар, «Таланты России» талантлы балалар реестрына керәчәкләр һәм югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге алачаклар.

Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү формасын тутырырга кирәк: http://forsight-konkurs.ru/

Тулырак мәгълүмат  8-800-700-90-51 телефоны яки электрон почта аша info@child-forsight.ru ала аласыз

nabchelny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев