Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Чиста уеннар»да Азнакай командасы җиңү яулады

Чарада республиканың төрле районнарыннан 500дән артык укучы көч сынашты.

Бөгелмәдә узган «Чисталык мәктәбе кубогы» экологик турнирының икенче «Чиста уеннар»ында Азнакай шәһәренең барлык мәктәпләреннән 10 команда составында эко-волонтерлар делегациясе катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Чарада республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан укучылар катнашты.

Уеннарда 500дән артык укучы көч сынашты. Чисталык акциясенә бер сәгать эчендә 1440 килограмм каты көнкүреш калдыклары җыелып озатылды.

Уен нәтиҗәләре буенча җиде җиңүченең берсе итеп Азнакай шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы танылды.

Фото "Азнакай" сайтыннан.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев