Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының туган көнендә 33 яшүсмер паспортлы булды

10нчы август көнне Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырды.

2021 елның 10нчы августында Чаллы шәһәренә 91 яшь тула.

«Бу көн сезнең өчен дә, безнең өчен истәлекле. Бүген Чаллы шәһәре үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ә сез кеше өчен иң мөһим документларның берсе - паспорт аласыз. 2021 елның 10нчы августы гомерлеккә хәтерегездә калыр дип уйлыйм» - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев балаларны котлап. Ул аларга паспортлар белән бергә бүләк итеп Чаллы шәһәренә багышланган энциклопедияләр тапшырды.

Паспорт алу - Россия федерациясенең тулы хокуклы гражданы булу дигән сүз. Балалар үзләрен ничек хис итә әлеге тантанадан соң, шул турыда Камилә белән Самирәнең фикерен белештек.

Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әлеге чараның бик кирәкле һәм истәлекле булуын искәртте. 

Паспорт алу тантанасына җыелган яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре алдында шәһәрнең иҗади төркемнәре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев