Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 29нчы гимназиясендә «Сабак туе» булды

«Сабак туе» - уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән сыйныфларны һәм укучыларны билгеләп үтү һәм бүләкләү бәйрәме.

«Сабак туе»нда ел буе төрле бәйгеләрдә, шәһәркүләм программаларда катнашкан, мәктәп тормышында актив катнашкан сыйныфлар, аерым укучылар бүләкләнде, иң актив әти-әниләрне дә билгеләп үттеләр. Бүләкләү тантанасы музыкаль номерлар белән аралашып барды.

Барлык юнәлешләрдә еллык эшкә нәтиҗә ясалды бу көнне.
Уку алдынгылары, гимназия тормышында, спортта, сәнгатьтә, патриотик юнәлештә актив укучылар бүләкләнде. Олимпиада, фәнни-гамәли конференция, бәйгеләрдә җиңүчеләр билгеләп үтелде.

Ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы класс коллективы" исеменә Гран-прига hәм кубокка 8А сыйныфы лаек булды.

Азакта укучылар өчен бергәләшеп чәй эчү өчен сыйныфларга таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев