Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда язучы Айдар абый Хәлимнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан кичә үтте

Чаллының 52нче мәктәбендә язучы Айдар абый Хәлимнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан кичә уздырылды.

Без кунакка бик теләп йөрибез... Ә нигә йөрмәскә ди, укучылар безне матур чыгышлары белән куандыралар, җырлыйлар-бииләр, шигырьләр укып сөендерәләр. Бу юлы да нәкъ шулай булды.

Чаллының 52нче мәктәбендә язучы Айдар абый Хәлимнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан кичә уздырылды. Әлбәттә, анда публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлим үзе дә бар иде.

Сценарий авторы китапханәче Нурутдинова Илфания матур сүзләр белән язучыбызны сәхнәгә чыгарды. Кичәне мәктәп укытучылары Илдар Госманов белән Алия Корбанова алып барды. Катнашучылар исә бихисап иде.

Композитор, җырчы Флюра Коләхмәтова-Талипова Айдар Хәлим шигырьләренә иҗат иткән җырларын бүләк итте.

5нче сыйныф укучысы Руслан Логинов һәм 3нче сыйныфтан Сафин Данияр шигырь сөйләп, 7нче сыйныф укучысы Вәлиев Илфат баянда уйнап, 7нче сәнгать мәктәбе “Балачак” театр төркеме әсәрдән өзек күрсәтеп, 3нче сыйныф укучылары “Ай, былбылым”ны, 7б сыйныф укучылары Илүзә Зыятдинова “Авыл көен”, Алинә Мурадымова “Су буйлап” җырларын башкарып, безне таң калдырдылар!

 

 

Кунаклардан исә язучы, журналист Факил Сафин һәм шагыйрь Айрат Суфиянов үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, озын гомерләр теләделәр.

Мәктәп директоры Дамир Нуриахметов та олпат шәхесебезгә үз теләкләрен юллады. Кичә бик күңелле узды...

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев