Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Ябалак" муниципаль олимпиадасы үтте

Чаллының 4нче мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары өчен татар теленнән комплекслы олимпиада үтте.

Бу хакта "Шәһри Чаллы" сайты хәбәр итә.

Олимпиадада шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 55 укучы катнашты, шулар арасында 2нче, 4нче, 7нче, 12нче, 18нче, 52нче, 54нче, 64нче мәктәпләр һәм 29нчы гимназиядән дә балалар бар иде. Алар татар теленнән, математикадан һәм әйләнә-тирә мохит фәннәреннән биремнәр эшләделәр. 

Олимпиаданың үзенчәлеге шунда - укучыларның эшләрен берничә минут эчендә махсус программа аша тикшерделәр. 

 «Ябалак» татар телендә муниципаль фән олимпиадасында 3нче сыйныфлар арасында дүрт җиңүче булды.

- 4нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Вахит Төхвәтуллин 

- 2нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы Вилдан Миргалимов 

- 54нче гимназиядән - Әмирхан Гарифуллин

- 2нче гимназиядән - Милена Петрова

4нче сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче Айзилә Шәфыйкова булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев