Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда "Минем әтием – сакчы" шәһәр әдәби конкурсына йомгак ясалды

Чаллы автомәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Минем әтием – сакчы" шәһәр әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Конкурс инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм укучылар, педагоглар арасында зур ихтирам казанды.

Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә.

Конкурста шәһәрнең мәгариф учреждениеләренең 6-11 сыйныф укучылары түбәндәге яшь категорияләрендә көч сынашты:

1 төркем – 6-7 сыйныфлар;

2 төркем – 8-9 сыйныфлар;

3 төркем – 10-11 сыйныфлар.

Конкурс программасында түбәндәге номинацияләр каралган иде:

1 – "Шундый һөнәр бар – Ватанны сакларга!"

2 – "Алар Ватан өчен көрәштеләр"

3 – "Антка тугры"

4 – "Армия – тормыш мәктәбе"

Конкурста Чаллы шәһәренең 35 мәктәбеннән һәм гимназиясеннән укучылар катнашты. Шуларның 25е җиңүче булды. Алар төрле дәрәҗәдәге дипломнар, бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән 19 педагог бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев