Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәрендә «Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесенең финалы үтте

Чаллының иң матур, иң акыллы, татар телен яхшы белгән кызлары арасында традицион “Сабан туе гүзәле” бәйгесе 27нче тапкыр үткәрелә.

16нчы июнь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда узган финалда ун кыз осталыкта һәм сәләттә көч сынашты. Катнашучы кызлар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Бәйгенең төп җиңүчесе исеменә иң яшь катнашучыларның берсе 17 яшьлек Роза Әмирова лаек булды. 

Роза Әмирова - Чаллының 30нче мәктәбе укучысы. «Гел 5легә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, үзе шигырьләр иҗат итә», — дип тәкъдим итте бәйгенең алып баручылары Розаны. 

Безнең газетаны даими укып баручылар белә, чынлап та, газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда Роза Әмирова исеме еш очрый. Иҗади бәйгеләребездә бик теләп катнаша ул. Шулай ук, Роза «Көмеш кыңгырау» газетасы гамәлгә куйган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреаты да.

Розаның «Матурлык» дип атала торган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыгуы турында без инде язган идек. Бәйге барышында ул үзе язган шигырьне сөйләде һәм татар халык биюе белән тамашачыларның күңелен дәртләндерде. 

Роза Әмировага җиңүче таҗы, диплом һәм татар хатын-кызларының милли билбауы — хаситә тапшырылды.

Розаның төп илһамландыручысы – әнисе Лилия ханым: «Бу бәйге - зур тормыш сынавы. Аны һәр кыз үтәргә тиеш. Аллага шөкер, тырышлыкларыбыз бушка китмәде, җиңүгә ирештек. Сез - «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре, Розага канатлар куйдыгыз, илһам бирдегез. Без сезгә бик рәхмәтле», – дип газетабызга рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлназ Хәбибуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев