Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 58нче мәктәбендә кунакта

Безне Чаллы шәһәре 58нче мәктәбенең 3А сыйныфы укучылары кунакка чакырды.

Безне Чаллы шәһәре 58нче мәктәбенең 3А сыйныфы укучылары кунакка чакырды. Алар мәктәп китапханәсе белән берлектә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Бәйрәмгә 3Б һәм 4А сыйныф укучыларын да чакырдылар. 

Яшь нәфис сүз осталары Тукай шигырьләрен сөйләделәр, яшь җырчылар шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Шулай ук балалар, Тукай әсәрләренә сәяхәт итеп, табышмакларга җавап эзләделәр. Әдипнең күренекле әсәрләренә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

«Татар малае – 2024» шәһәркүләм бәйгесендә катнашып, мәктәп данын яклаган Илназ Мусин һәм аның җанатарлары да бик күркәм чыгыш ясадылар.

Укытучылары Харисова Зимфира Галимҗан кызы: «Укучыларым ана телендә фикер йөртеп, рәхәтләнеп сөйләшәләр. Бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр һәм алга таба илһамланып эшләргә көч бирәләр,» – дип, шатлык хисләре белән уртаклашты. 

Кичә ахырында, бергәләшеп, «Туган тел» җырын башкардык. Бәйрәмнән яхшы кәеф һәм киләчәккә зур өметләр белән таралыштык.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев