Чаллыга Җиңү поезды килә
27-28 июльдә Чаллыда уникаль күчмә музей эшләячәк, поездның 10 вагоны Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган.
27-28 июльдә Чаллыда уникаль күчмә музей эшләячәк, поездның 10 вагоны Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган.
Состав тимер юл вокзалында 27 һәм 28 июль көннәрендә 10.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр эшли.
Күргәзмәгә эләгү өчен поездпобеда.рф сайтында теркәлергә һәм бушлай билет алырга кирәк.
Теркәлү 26нчы июль иртәсендә ачыла. Күргәзмә 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. Теркәлгән олы кеше үзе белән 6 яшькә кадәрге балаларны алып килергә мөмкин, аларга билет кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев