Чаллыда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган квиз-викторина узды
Чарада 19нчы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары катнашты.
26нчы октябрь көнне «Заман» яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган квиз-викторина узды.
Чарада 19нчы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары катнашты. Алар алты командага бүленеп уйнадылар. Командалар «Крепость», «Знамя победы», «Ополченцы», «Пламя», «Знатоки», «Освобождение» дип аталды.
Проект җитәкчесе Таратынова Вера Андреевна балалар белән Россиянең XVII гасырдагы тарихына - «Болгавыр заман» дип аталган чорга зур булмаган экскурсия ясадылар.
Халык хәрәкәте рус дәүләтчелеген коткара. Ул вакытта рус халкының иң яхшы сыйфатлары – аның ныклыгы, батырлыгы, Ватанга тугрылыгы күренә.
Чара тарихи фактлар, фото һәм видео презентация, декабрист К.Рылеевның «Жизнь за царя» поэмасын сәнгатьле итеп уку белән үрелеп барды, моның өчен 7А сыйныф укучылары Дудин Егор һәм Миронова Милана үз командаларына өстәмә баллар алдылар.
Бирелгән тарихи вакыйгалар буенча «Пламя», «Освобождение», «Крепость» и «Ополченцы» командалары бик белемле булуларын күрсәттеләр.
Мәкальләрне иң яхшы белүче командалар «Ополченцы», «Крепость» һәм «Знамя победы» булды.
Катнашучыларның чыгышларын «Заман» яшьләр үзәгенең структур бүлекчәсе мөдире Надежда Егоровна Астафьева һәм 19нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Игоревна Кошкина.
Квиз-викторина һәм тематик чараның җиңүчеләре:
I урын - «Пламя» командасы,
II урын - «Освобождение» командасы,
III урын - «Ополченцы» командасы.
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев