Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Халкым чишмәсе» төбәкара яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак

Гала-концертта Татарстан районнарыннан һәм хәтта Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгеннән дә яшь иҗатчылар катнашачак.

2022 елның 3 декабрендә, «Шатлык» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы яшьләре үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк. Нәкъ менә шул көнне «Халкым чишмәсе» татар милли иҗаты төбәкара яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак. Иң актив катнашучылар үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтүеннән башка, үз халкының мәдәниятенә карата кызыксынучанлыгын һәм ихтирамын да раслаячак.

13 ноябрьгә кадәр 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр катнашучылар үзләренең заявкаларын түбәндәге номинацияләр буенча актив рәвештә җибәрделәр:
− Нәфис сүз;
− Вокал соло;
− Вокал ансамбль;
− Бию соло;
− Биюе ансамбль;
− Инструменталь музыка;
− Халык декоратив-гамәли сәнгате.

Гала-концертта Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Ютазы, Биектау, Кукмара районнарыннан яшь башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнашачак. Хәтта Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге башкаручылары да үзенең сәләтләрен күрсәтәчәк.

https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев