Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Уйладым. Яздым. Ашырдым.» форумы узды

22-23нче ноябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен «Уйладым. Яздым. Ашырдым.» дигән форум үтте. Форумның кызыклы мизгелләре безнең сюжетта.

22 һәм 23 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләренең интенсив форумы узды. Форумда югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 75 студент катнашты.

Чара программасы кысаларында яшьләргә чакырылган спикерлар белән ачык диалог, «Безнең Татарстан» квизы, проектлар эшләү буенча мастер-класс һәм аларны булдыру буенча практик өлеш тәкъдим ителде.

10 проектның 4-се генә иң яхшы проект номинациясен алды:

  • "Җылы кочак» проекты (фатирник, яшьләр белән формаль булмаган очрашуны оештыру)
  • "Бишпочмак» проекты (төрле квест-уеннар белән фатирник)
  • "Әкият серләре» проекты (мәктәп укучылары өчен «Татар әкиятләре» темасына квест-уеннар)
  • "Тат бренд" проекты (яшьләр өчен милли кием эшләү)


Киләчәктә проектлар «Мизгел» милли мәдәни клубы белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Форумда катнашучыларның барысы да катнашкан өчен брендлы бүләкләр алдылар.

Татар яшьләренең интенсив форумы студентлар һәм яшьләр берләшмәләрен төзү һәм үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында ТР Яшьләр белән эшләү министрлыгы ярдәме белән, грант конкурсы кысаларында үткәрелде.

https://vk.com/myzgel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев